Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Галимә әби Гиниятуллинаның язмышы авыр сугыш елларына туры килә

Олы Солтан китапханәсе ТАССР ның 100 еллыгы,Бөек  Җиңүгә 75 ел уңаеннан   “Безнең хезмәтчәннәр” дип исемләнгән сугыш чоры балалары белән очрашулар үткәрә.

Авылыбызда  бүгенге көндә 12 тыл ветераннары  исәпләнә. Шуларның берсе Гөбәй авылында  яшәүче Галимә Гиниятуллинада  булып кайттык. Авыл җирлеге башлыгы Рафис Сөнгатуллин, авыл сәркатибе Фирдия Хайруллина  белән берлектә “Бөек Җиңүгә 75 ел” медале белән бүләк тапшырдык ветеранга. Әле күптән түгел генә 90 яшен тутырды ул.

Галимә әбинең язмышы авыр сугыш елларына туры килә. “Ул елларны искә  аласы килми дә, нишләтәсең, инде безгә күрергә язган”,- диеп башлады сүзен ветеран. - Мин гомерем буе шушы авылда колхозда хезмәт иттем. Ир-ат эше диеп тормадык, атын да үгезендә җиктем.  Кырларны сөрдек. Басуларда көн-төн эшләдек. Ашарга юк, кычыткан, алабута җыеп аш пешерә иде әни. Төрле вакыт булды, ачлы- туклы эшләдек. Гөбәйдә сарыклар  фермасы бар иде. Барлыгы 3 меңнән  артык сарык. Шуларга  сенаж чыгарабыз, кул белән сарык өстен алабыз. Куллар шешеп чыга иде”.

Гомере буе ялгыз  тормышка да чыкмый гомер кичерә безнең героебыз. Галимә әби бугенгесе көндә Айдар белән Гөлнур тәрбиясендә яши. “Үз аягында йөри, бөтен яңалыкларны тыңлап күзәтеп бара”,-ди Гөлнур. “Бүгенге яшьләргә теләгем шул, без күргәнне балалар, оныкларга язмасын, сугыш ачылары, ачлык булмасын”,-диеп безне озатып калды әбекәй.

Олы  Солтан  китапханә мөдире Рәмилә Сөнгатуллина

фото автордан.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса