Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Фәнис Гайнетдинов турында хуҗалык тоткасы, диләр

Аның кебекләр турында хуҗалык тоткасы, диләр.

Эшен зур җаваплылык тоеп башкарган Фәнис Гайнетдинов та әнә шул уңганнарның берсе.

Яңа Арыш авылының мактаулы механизаторларының берсе Фәнис Гайнетдиновның исеме күпләргә таныш. Авыл кешеләренең әйтүләренә караганда ул кечкенәдән үк техника тирәсендә чуалырга ярата. Шуңа да инде егет әле 6 нчы сыйныфларда укыганда ук мөстәкыйль рәвештә трактор белән идарә итәргә өйрәнә. Ә инде югары сыйныфларда укыганда ул  хуҗалыкның тәҗрибәле механизаторлары белән ярышып эшләрлек бай тәҗрибә тупалауга ирешә. Әтисе Хәйдәр агага еш кына хезмәттәшләре: “Бу егетең киләчәктә сине дә уздырачак әле”, дияргә яраталар. Сүзләре чыннан да тиз чынга аша аларның. Фәнис мәктәп елларыннан ук үзен уңай яктан танытырга өлгерә. Урта мәктәпне тәмамлагач беркемнең дә сүзенә колак салмыйча, турыдан-туры район үзәгендәге техник училищега юл тота. Уку барышында ук егет барлык авыл хуҗалыгы техникаларының эшләү рәвеше белән таныш булса да, уку программасына кергән барлык фәннәрне, агрегат-механизмнарны һәм, билгеле инде, техниканы бик җентекләп өйрәнә.

Озак еллар дәвамында аны гел тракторда күргәнгә, бу юлы инде егетнең кызу урак өстендә катлаулы “Акрос”комбайны штурвалы артында очратуыма да гаҗәпләнмәдем. Чөнки алда әйткәнемчә һәр эштә дә алда ул. Узган елларда аның берничә ел рәттән хуҗалыкта чәчү батыры булып калуы да хәтердә уелып калган. Ә менә хәзер инде ул урып-җыю эшләрендә актив катнашып килә. Монда да җиңү яулаячагына шигем юк. Хуҗалык уңганы Фәнис Гайнетдинов бу урып-җыю вакытында үзен уңай яктан танытып та өлгергән инде. Заманча техник җиһазланышлы комбайн белән ул 739 тонна ашлык суктырып, хуҗалык игенчеләре арасында өченче урынны яулауга ирешкән.

Урактан соң кабат үзенең МТЗ-1221 тракторына утырган Фәнис. Ә хуҗалыкта эш ел тәүлеге бетеп тормый, дәвам итә.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса