Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Флора Мостафина: " Тормышымның авыр чорында авылдашлар миңа бик булышты"

“Мин  “үз корабым”да тормыш дулкыннарыннан барам", - дип яза Флора Мостафина.

Инде 5 елдан артык ул район үзәк китапханәсе каршындагы «Иҗат чишмәсе» шигырь сөючеләр клубы әгъзасы булып тора. Беренче көннән үк актив катнашты, барлык кешеләр белән уртак тел тапты. Аның шигырьләре 2016 елда нәшер ителгән «Кама дулкыннары» җыентыгында да урын алган. Очрашуларга ул шатланып килә. Үзенең оптимизмы белән кәефне күтәрә, күп кенә кызыклы вакыйгаларны сөйли.

Югары Тегермәнлек авылында  13 ел яши ул. Тормышта күп нәрсә кичерергә туры килә аңа. Флора кояшлы Үзбәкстанда туган. Сабый чагында ук ятим калып  Алмалык шәһәрендә әби-бабаларының зур гаиләсендә тәрбияләнгән. Урта мәктәпне тәмамлагач, төзелеш техникумына укырга керә. Бер үк вакытта “халык университеты”нда журналистика факультетында эшче корреспондент булырга әзерләнә. «Алмалыкский рабочий» газетасында күп еллар хезмәт куя. Фотография белән мавыга, фотокүргәзмәләрдә катнаша. Дөнья буйлап сәяхәт итү өчен журналист, фотокорреспондент булырга хыяллана.

Курамин тауларын, табигатен ярата. «Мәктәп елларында ук без дуслар белән,  апрель аенда тауларда кар эрүен, язгы чәчәкләрнең атуын көттек, - дип искә ала ул. - Беренче яз билгеләре белән умырзая бутоннары ачыла башлый. Аннан кызыл, ак лалә чәчәкләре чәчәк ата, алар тау битләрен зур аланлык итеп  биләп торалар. Соңрак, май урталарында ал мәкләр җәелә, аларның хушларны ала торган исе үзән буенча тарала. Күбәләк канатлары кебек мәк таҗлары - җиңел, назлылар», -ди ул.

Флораның беренче шигырьләре мәктәп стена газетасында дөнья күрә. Редколлегия әгъзасы булган, шигырьләр иҗат иткән. Бу шигырьләрне Бөтенсоюз радиосына җибәргәннәр һәм алар «Пионерская зорька» балалар тапшыруында яңгыраган. Шигырьләр язуын хәзер дә дәвам итә. Табигать, мәхәббәт турындагы шигырьләрендә фәлсәфи фикерләр бар.

Техникумны тәмамлагач, Флора Мостафина шәһәр Сәламәтлек саклау идарәсендә, кадрлар бүлегендә баш инженер булып эшли, анда метрология, хезмәт куркынычсызлыгы һәм янгын куркынычсызлыгы техникасы белән шөгыльләнә. Кияүгә чыга, ике яхшы ул тәрбияләп үстерә. Язмыш җилләре бу гаиләне 2002 елда Татарстанга алып кайта. Уйламаганда ире вафат була. "Яшәү урынын үзгәртү җиңел түгел, - ди Флора Мингали кызы. –Тормышымның авыр чорында авылдашлар миңа бик булышты, моның өчен аларга бик рәхмәтлемен. Үз бакчамда чия, алма һәм слива, виноград һәм кура җиләге үстердем. Ишегалдында чәчәк түтәлләрендә иртә яздан көзгә кадәр лалә чәчәкләре һәм нарцисслар, аннары пион, ирис, флоксалар, канәфер, роза чәчәк ата. Алмагач кырыендагы өстәлемдә иҗат темаларына әңгәмәләр алып барырга, китапханә өчен видеороликлар яздырырга яратам. Сәламәтлегем какшаса да, кешеләр арасында булырга тырышам, вакытның узганы тоелмый".

Флора Мостафина  авыл тормышында да актив катнаша. Аның бәйрәмнәрдә, башка чараларда үзбәкчә пешерелгән пылауын авыл кешеләре һәм кайткан кунаклар яратып авыз итәләр.

Ул авылда чишмә янында җирләнгән җирле аксакал Зариф бабай турында шигырь язган. Авыл яшьләре аның шигырьләрен укып видеоклип төшерделәр. Флора Мостафина көнчыгыш шигъриятен, музыкасын, классик музыканы, балет һәм операны ярата, традицион булмаган медицина белән мавыга. Оптимист, көчле рухлы, һәрвакыт кирәкле киңәш бирердәй һәм ярдәм күрсәтердәй кунакчыл кеше ул.

Быел җәй аның «Мысли вслух» дигән шигырь китабы нәшер ителде. Анда таулар һәм чәчәкләрнең фотосурәтләре күп. Балачактан ук зур җилкәнле корабта йөзергә хыялланган чибәркәй Камага диңгез кебек сөенә һәм матур мизгелләрне күреп иҗат итә.

Светлана Кутлина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X