Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Фельдшерга ярдәмче нигә кирәк?

Фельдшер-акушерлык пунктлары район үзәгеннән ерак урнашкан авылларда сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлеген тәэмин итә.

Күптән түгел «Авыл офыклары» редакциясе журналистлары Балык Бистәсе үзәк хастаханәсе баш табибы Илназ Әхмәдиев белән бергә Иванай, Масловка һәм Бирдебәк авыллары медицина учреждениеләрендә эшнең торышын һәм бүгенге көндә нинди проблемалар барлыгын өйрәнергә юл тоттылар. 
Заманча ФАПлар диагностикалау өчен кирәкле җиһазлар, дарулар белән тәэмин ителгән. Ләкин барлык җирле фельдшерларның да әлегә ярдәмчеләре юк.  Авыл фельдшеры - катлаулы һәм җаваплы эш. Иванай авылыннан 40 еллык эш стажы булган фельдшер Альбина Афанасьева әйтүенчә, мәсьәлә яшь белгечләрнең авыл җирлегендә эшләргә теләмәвендә ята. 


- Әлбәттә, авылда эш күп һәм яшьләр моның белән шөгыльләнергә теләми. Алар мөмкинлекләре киңрәк булган шәһәрдә эшләүне хуп күрәләр. Без үзәк район хастаханәсе җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәтле. Безнең ФАПта эш өчен барысы да бар. Җылы һәм уңайлы 
  Сүз уңаеннан, фельдшерга кабул итүгә килгән Александра Кириллова билгеләп үткәнчә, җаваплы һәм белемле белгечләр эшләгән чиста һәм уңайлы бинада медицина хезмәте алу күңелгә ятышлы. 
Бирдебәк һәм Масловка авылларында фельдшерларның ярдәмче-ләре бар һәм аларның сүзләренчә, хәзер аларга эшләү күпкә җиңелрәк һәм үз пациентларына күбрәк вакыт бүлеп бирү мөмкинлеге бар. 


- Ярдәмчеләр безгә нык ярдәм итәләр. Алар карточкаларны тутыралар, пациентларны яздыралар. Безгә хуҗалык мәсьәләләре буенча да ярдәм итәләр. Җитәкчеләребезнең безне, фельдшерларны кайгыртуы һәм безгә ярдәм итүе өчен зур рәхмәт, - ди Бирдебәк авылы фельдшеры Исламия Вәлиева. 


Шулай ук фельдшерлар билгеләп үткәнчә, хәзер халык диспансерлаштыруны актив рәвештә уза, исәпкә теркәлә һәм үз сәламәтлегенә җитди карый, бу медицинага ышанычның югары булуын күрсәтә. 
Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенең баш табибы Илназ Әхмәдиев сүзләренчә, бүгенге көндә авыл амбулаторияләрендә эшләү өчен яңа белгечләр җәлеп итү мәсьәләсе мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора һәм этаплап хәл ителә.  
- Авыл җирлегендәге фельдшерлар - сәламәтлек өлкәсендәге чылбырның иң мөһим буыны. Алар халык белән турыдан-туры эшлиләр. Әлегә безнең Шумково һәм Яңа Ырга авылы ФАПларында фельдшерлар юк. Халыкка вакытлыча күрше медицина пунктларыннан белгечләр килеп хезмәт күрсәтә,- ди ул.
   - Быел авыллардагы фельдшерларга ярдәмгә без тагын 30 ярдәмчене җәлеп иттек, алар алдан укып чыктылар.  
Без районның өч авылында булдык, анда үз эшләрен яхшы белгән тәҗрибәле фельдшерлар эшли. Алар барысы да ярдәмчеләренең роле бик мөһимлеген аңлатты, чөнки бу аларга бурычларын һәм йөкләмәләрен дөрес бүлеп бирергә мөмкинлек бирә, - дип аңлатты Илназ Әхмәдиев.
Аның сүзләренчә, белгечләр җитмәү проблемасын өстәмә ярдәм чаралары һәм эш өчен уңайлы шартлар булган яңа модульле ФАПлар ачу аша хәл итәргә мөмкин. Хәзер район хастаханәсендә авыл җирлегенә яңа медицина хезмәткәрләрен җәлеп итү өчен нинди чаралар күреләчәк дигән сорау хәл ителә. 
 - Безнең районда яңа кадрлар өчен берничә позиция бар, ләкин белгечләр җитмәү белән глобаль проблема юк. Безгә табиб-офтальмолог, кардиолог, фтизиатр кирәк. Дәүләт программалары ярдәмендә яңа вакансияләргә дәгъва итүчеләрне актив эзлибез. Без яңа белгечләргә торак һәм кирәкле әйберләр белән ярдәм итәргә әзер. Безнең район яхшы, коллектив бик дус һәм без яңа хезмәткәрләрне үз сафларыбызга кабул итәргә шатбыз, барыбыз бергә бер зур эш башкарабыз - халкыбызның сәламәтлеге сагында торабыз.
Бүгенге көндә безнең районда 19 ФАП эшли, алар барлык кирәкле җиһазлар белән җиһазландырылган, - ди Илназ Әхмәдиев. - Күптән түгел Урахча авылында яңа модульле ФАП ачылды. Быел шулай ук ике авыл амбулаториясендә ремонт планлаштырабыз. 


Районның баш табибы билгеләп үткәнчә, заманча җиһазлар белән яңа модульле ФАПлар әкренләп районның барлык авылларында барлыкка киләчәк һәм халыкның ышанычын арттыруга һәм медицинага дөрес мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итәчәк. 
Хәзер яңа матур ФАП булган Урахча авылында яшәүчеләр әйтүенчә, алар шәһәргә чыкмыйча тәҗрибәле белгечләрдән сыйфатлы медицина хезмәтләре ала алачак. Бу адым җирле халык өчен сәламәтлекне сизелерлек яхшыртырга һәм авыл тормышын сәламәтлек ягыннан уңайлырак һәм куркынычсызрак итәргә вәгъдә итә.
Районда кемнең кайсы авылда яшәгәненә карамастан, сәламәтлекне саклау  яки яхшырту мәсьәләләре медицина җәмәгатьчелеге һәм дәүләт игътибары үзәгендә тора.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса