Фәүзия Габдрахманова: «Газета - минем тормыш юлдашым»
Югары Тегермәнлек авылы элемтә бүлеге җитәкчесе Фәнүзә Галимуллинадан район газетасына язылучылар хакында сорашкач ул бер минут та уйланып тормыйча Фәүзия Габдрахманова исемен мактап телгә алды.
- Үзем белгәннән бирле инде Фәүзия апа газет-журналларга бик теләп языла. Бүгенгесе көнне кайберәүләр кебек, барлык кирәкле мәгълүматлар телефонда бар, дими. Бүген авылыбызда ул район газетасына беренчеләрдән булып язылучыларның берсе,- дип безгә аның турында сөйләде.
Элек үземә дә бу гаилә хакында мактау сүзләрен күп мәртәбәләр ишетергә туры килгәләде. Бик тырыш, хезмәт сөючән һәм зыялы апа булуы да хәтердә калган. Әллә шуңа инде, авылдашлары да аны ярата, үз итәләр икән. Күпләр аның хәл-әхвәлен белергә кереп, район, республикабыз яңалыкларыннан хәбәрдар калалар. Берүк вакытта әле кайберәүләр, бик күп газет-журналлар алдырып укучы, укымышлы һәм бай тормыш тәҗрибәсенә ия булган апа буларак, күп кенә катлаулы мәсьәләләр буенча төпле киңәшләрен дә ишетеп чыгалар аннан. «Авыл офыклары»н мәктәп елларыннан бирле көтеп алып яратып укырга гадәтләнгән. Әле кайбер кызыклырак мәкаләләр, файдалы киңәшләрне кисеп алып аерым бер дәфтәрдә сакларга да ярата икән. Бу күркәм гадәтләре аңа гомере буена файда китергән, төп хезмәтендә юлдаш булган. Шулай булмаса, ярты гасырга якын иминият агенты булып эшли алыр идемени соң?
Автор Идрис Аметов.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа