Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Эльмира Зыятдинова: " Бердәм булганда гына эш бара, тормыш гөрли ул”

 - Туган җиремнән, авылымнан башка үземнең тормышымны күзалдына да китерә алмыйм. Табигате матур, тирә-ягында җиләкле болыннары, гөмбәле, чикләвекле урманнары бар. Халкы тырыш, тату. Мал-туарын, тавык чебешен асрап яшиләр, - дип сүзен башлады язма героем Эльмира Зыятдинова.

Егерме алты ел мактаулы хезмәт юлы

Юлсубино авыл җирлеге ике авылны - Юлсубино һәм Ямаш авылларын берләштерә, барлыгы 848 кеше исәпләнә. Эльмира Зыятдинова егерме алты ел дәвамында әлеге җирлекнең сәркатип хезмәтен башкара. Тырыш, мактаулы хезмәт юлын үтүче әлеге ханым туган авылым дип барлык көчен куя, халкының тынычлыгы, иминлеге өчен янып-көеп яши. Авыл кешеләре дә аны хөрмәт итә, үз итеп «безнең Эльмирабыз» дип кенә эндәшәләр.

Эльмира апа әлеге авылда туып үсә, мәктәпне тәмамлагач Лаеш авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлеген ала. Туган авылына кайта. “Татарстан” колхозында кассир, аннан кадрлар бүлегендә хезмәт куя. Тугыз яшеннән әтисез калып, әнисенең төп ярдәмчесе булган.  Хезмәттән куркып тормый, эшен намус белән башкара. 1995 елда аның тормышы башка борылыш ала. Эльмира апаны авыл советына сәркатип итеп сайлап куялар. “Һәр эшнең үз авырлыгы, үз нечкәлекләре була. Халык белән уртак телне тиз таптым. Бездә халык бик уңган бит. Ул елларда авылдагы яшь гаиләләрне, туган сабыйларны, үлем-китемне дә теркәүне без башкардык. Язу-сызу эшләре кулдан эшләнә иде. Заманалар үзгәрә. Компьютерга күчтек. Елдан-ел авылыбыз да матурлана, төзекләнә, -ди ул.

Бүгенге көндә һәр йорт-гаиләнең тормышы белән кызыксынып, һәрберсенең үтенечен, проблемасын, соравын тыңлап, уңай якка хәл итәргә тырышып яши ул. “Кешенең ышанычын, мәхәббәтне яулау җиңелләрдән түгел. Шөкер, авыл халкы белән яхшы мөнәсәбәттә, хөрмәт итәләр. Авыл җирлеге башлыгы Харис Гатиятов белән бер сүздә бер фикердә булып дус-тату эшлибез. Бердәм булганда гына эш бара, тормыш гөрли ул”,-ди Эльмира апа.

Тормышның кадерен белеп, тирә-юньдәгеләргә үрнәк булып гомер итүче әлеге ханым гаиләсендә дә уңган, тырыш хуҗабикә. Килен булып төшкәненә дә егерме елдан артык вакыт үтеп киткән. Йортларында бар нәрсәләре җитешле. Тормыш иптәше Фәнис абый, улы Инсаф,кайнанасы Нурлыбанат апа, иренең бер туган апасы Гөлфинә белән тату гомер кичерәләр. Күпләп мал-туарын, тавык чебешен асрыйлар. Пай җирләрендә печән, икмәк үстерәләр. Кыр эшләрне башкару өчен үз техникалары бар. “Кайнанам йортыбызның тоткасы. Аның киңәшләре, төпле фикерләре безгә тормыш алып барырга ярдәм итә. Бик тырыш, уңган ул. Кайнатам белән бергә алты бала тәрбияләп үстергән. Кайнатам җиде ел элек гүр иясе булды. Кайнанам без эштән кайтуга өстәлне әзерләп куя. Күптән түгел генә 90 яшен тутырды. Безне сөендереп, саулыкта озак яшәргә язсын аңа. Тормыш иптәшем дә бик акыллы, эшчән кеше. Бүгенге көнебезгә шөкер итеп яшибез”, - дип гаиләсе белән горурланып сөйли Эльмира апа.

Кадерле тормыш иптәше, яраткан әни, уңган килен һәм үз һөнәренең остасы да әле ул. Намуслы, тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хатлары, район башлыгының грамоталары белән бүләкләнгән Эльмира апа. Спорт ярышларын   да үз итә ул. Районда оештырылган чаңгы һәм йөзү бәйгеләрендә алдынгылыкны бирми. Кыш айларында гаиләсе белән чаңгыда шуарга, җәйләрен эштән бушап торган арада күңелле ял итәргә яраталар. Бергәләп балык тотарга, җиләк җыярга йөриләр. Моннан тыш тарихи урыннарга еш сәяхәт кылалар икән.

Үзенә күкәм сыйфатларны, тырышлык һәм яхшылык сеңдергән ханымның үткәненә, бүгенгесенә карап сокланмый мөмкин түгел. Киләчәктә дә тирә-юньгә үрнәк булып, авыл халкы белән бердәм һәм татулыкта эшләргә язсын аңа.

Гөлназ Зарипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X