Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Дәүләт программасының максаты – авылны үстерү

Шушы көннәрдә Рәсәй Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасының яшьләр һәм спорт эшләре буенча экс-министры Марат Бариев күчмә очрашу белән Балык Бистәсендә булып китте. “Авыл территориясен комплекслы үстерү” буенча Рәсәй Дәүләт программасының тагын бер кат  асылын аңлатып тәкъдимнәр, фикерләр ишетү һәм туплау иде аның максаты.

 

-Бүген төп мәсьәлә булып авылны үстерү, халкын  арттыру тора. Алтай ягында эш сәфәре белән булып кайттым. Өч миллионнан артык халкы булган әлеге төбәкнең бик азы гына газ белән тәэмин ителгән. Халкының төп эше утын әзерләү. Авылларда ФАП һәм мәдәният йортларында да булдык. Югары белемле табиблар һәм консерватория тәмамлаган белгечләр эшли аларда. Бүгенге көндә тәҗрибә уртаклашу бик кирәк. Яшьләребезне авылларга тартудан башлыйк. Әлеге программа күп мөмкинлекләр тудыра, - диде ул.   Балык Бистәсенең электән үк уңышлары белән танылуын, инвесторларыбызның яхшы булуын,  районга башлык булып сәләтле җитәкче килгәнен әйтеп үтте депутат.

Район башлыгы  Илдар Таҗетдинов та әлеге программаның актуальлеген ассызыклады. Бүгенге көндә торак мәсьәләсен уңай якка чишү, авыл халкына ярдәм күрсәтергә кирәклеген әйтеп үтте ул.

Очрашу ахырында залда утыручылардан: «Эшмәкәрләр үз эшләрен шәһәрдә түгел, нәкъ менә авыл җирлегендә ачсалар, кешегә эш урыннары булыр иде», «Яшьләрне авылда калдыру өчен кызыксындыру чаралары уйлап табарга, эш урыннары, хезмәт хаклары белән тәэмин итәргә кирәк», «Фермерлар өчен утка түләү тарифларын киметеп булмасмы икән?», «Район үзәгендә яшәүчеләр әлеге программада катнаша аламы?», «Үз эшен ачып җибәрүчеләргә аз процентлы кредитлар эшләп булмасмы?»–дигән фикер, сораулар яңгырады.

 

Гөлназ Зарипова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X