Дания һәм Шамил Сөләймановлар тормыштан тәм табып яши беләләр
Бүгенгесе көнне йөзек кашына тиң булган күркәм гаиләләрне һәр төбәктә диярлек очратырга мөмкин.
Күптән түгел генә Бәтке авылына барып чыккач күптәнге танышымны очраттым. Гомере буена авыл халкына сәүдә хезмәте күрсәтеп, җирле халыкның тормыш-көнкүреше һәм яшәешен биредә Гөлсинә ханым Милиҗановадан да яхшырак белүче юктыр. Әлеге очрашуыбызга ул нык сөенүен белдереп, газетабыз битендә Сөләймановлар гаиләсе турында язма урнаштыруыбызны сорады.
Үземә дә бу гаилә күптәннән таныш. Тик үзләре белән аралаша башлагач аларның бу төбәктән булмаулары мине беркадәр гаҗәпләндерде. Шамил районыбызның Хутор авылында ишле гаиләдә туып үскән икән. Ул елларда һәрбер авыл малае кебек ул да кечкенәдән хезмәттә кайнап, күркәм тәрбиягә ия булган. Егет механизатор һөнәре серләрен үзләштереп, күршедәге Шумково авылында 7 нче механикалаштырылган күчмә колоннада үзенең тәүге хезмәт юлын башлап җибәргән. Биредә эшләгәндә ул шулай ук авылда мактаулылардан исәпләнгән, ишле гаиләдә тәрбияләнгән, күрше Кече Укмас авылыннан килеп сатучы хезмәтен башкаручы Дания исемле кыз белән дуслаша. Алар бер-берсенә тиз тартылалар, үзара ярдәмләшеп хезмәт куялар. Күпмедер вакыттан соң яшьләр үз гаиләләрен корып җибәрә. Әлбәттә инде, ул чорлардагы күркәм гадәт буенча яңа гына гаилә коручыларны эш урыныннан бер дигән торак йорт белән тәэмин итәләр. Тик тормыш дигәнең син теләгәнчә җайлы гына бармый шул. Көннәрнең берендә, биредә көйле эшләгән ПМК-7 не район үзәгенә күчерүләре хакында сүз тарала. Әлбәттә күпләр бу хәбәрне куанып кабул итә. Сөләймановларны гына ул әллә ни сөендерми. Үз авыллары янәшәсендәге төбәктә яшәгәнлектәнмедер аларның күңелләре бер дә шаулы һәм киләчәге өметле булган район үзәгенә тартылмый. Шулай икеләнеп, эчтән генә нык борчылып йөргәндә, элеккеге Жданов исемендәге колхозның легендар җитәкчесе Гыйльман абый Касимов бу хәлне ишетеп, эшчән, тырыш гаиләне үзләренә күченергә үгетли. Алар үзара киңәшләшкәч күченергә ризалык бирәләр. Колхоз рәисе дә үз вәгъдәсен үтәп яшь гаиләне ышанычлы эш урыны һәм бер дигән йорт-җир белән тәэмин итә. Әле аннан соң да авыл егетләренең эчен пошырып, яңа гына килеп төпләнгән Шамилны өр-яңа автобуска утырта. Чыннан да, күпне күргән җитәкче егетне чакырып ялгышмый. Ул колхозда нинди эш йөкләсәләр, җиң сызганып шуңа алына. Техниканы карап, саклап йөртүен искә алып аңа колхозга яңа кайткан йөк машиналарын да бер икеләнүсез ышанып тапшыралар. Үз хезмәтен белеп, барысын да алдан төгәл исәпләп башкарырга гадәтләнгән хезмәткәрне коллективта яраталар, үз итәләр. Ул әле еш кына комбайннар басуга чыгып эш башлаганчы, кибетче белән район үзәгендәге складка менеп товар алып кайтып бушатырга да өлгерә. Менә шундый булдыклылыгы өчен колхоз җитәкчеләре дә үз ярдәмнәреннән ташламыйлар аны. Озак та үтми Сөләймановлар гаиләсе үзләре яшәгән йорт янәшәсендә кирпечтән бер дигән итеп олы, иркен, яңа йорт җиткереп керәләр. Гаилә тормышларына куаныч, ямь өстәп ике уллары үсеп җитеп тормышта үзләренең лаеклы урыннарын табалар. Алар икесе дә янәшә йорт җиткереп район үзәгендә яшиләр.
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.
автор Идрис /аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа