Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Бөтен эштә актив булган Рафыйк Гәрәев

Үзең белем алган мәктәптә кайтып укытучы хезмәтен башкару читтән карап торганда гына бик ансат эш төсле тоела.

Ә күптәнге танышым, озак еллар дәвамында газетабызның актив хәбәрчеләренең берсе Рафыйк Гәрәевкә мәктәптән соң Мамадыш шәһәрендә педагогия училищесын тәмамлап кайтып үз  мәктәбе коллективында  хезмәт юлын башлавы җиңел булмагандыр. Әмма ул беркайчан да җиңел кәсеп эзләп йөрмәде. Барысына да үз тормыш баскычлары аша күтәрелгәндә өйрәнде, ялгышларыннан сабак алып камилләштерде, дөньяны танып белергә, халкына хезмәт итәргә омтылды. Ул чорларда һәрбер  яшьтәшләре төсле аны да хәрби хезмәткә чакыралар. Үзенең гражданлык бурычын егет, Ленинград хәрби округында үтәп кайткач, үз мәктәбендә эшен дәвам иттерә. Үз күңеле тарткан спорт төренә өйрәтү һәм яшь буынны таза, нык, түземле итеп тәрбияләү максатыннан Казан педагогия институтының физик-тәрбия факультетын уңышлы төстә тәмамлап кайта. Үз эшчәнлеге чорында  авыл малайлары күңелендә спортның иң популяр төрләренә олы мәхәббәт уята ала. Алда әйткәнебезчә, егет әнә шулай күңелен биреп халкына хезмәт итә. 
Төп эшендә генә түгел, әдәбият өлкәсендә дә уңышлары күп аның. Ул моны кече яшьтән район матбугаты белән кызыксынуыннан күрә. Башлангыч сыйныфларда  укыганда малай, ул елларда авылда хат ташучы булып эшләгән Авзал абыйсыннан бер район газетасы бирүен сорый. Әмма, хат ташучы абыйсы, энем, аны көтеп торучы бар бит, дип баш тарта.  Икенче көнне инде үзе бәләкәй Рафыйкны эзләп табып, фәлән әбиеңнең күзләре дә начар күрә, ул газетаны сиңа бирергә кушты, дип атнага өч мәртәбә килә торган “Октябрь юлы»н малайга бирергә гадәтләнеп китә. Шулай итеп ул районыбызда нәшер ителә торган газетаны 13 яшеннән кулына алып укый башлый. Шул көннән башлап аның газетабызны 62 ел дәвамында яздырмый калганы юк.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса