Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Бирдебәк авылында яшәүче Антоновлар гаиләсе күпләргә үрнәк

Бүгенгесе көнне бик күпләр, тормыш болай да авыр, дигән сылтау белән гаиләләрен ишәйтергә ашыкмыйлар, бер- ике бала үстерү белән генә чикләнәләр.

Ә менә Бирдебәк авылында булганда, биредә күп бала анасы  Рузилә Антонова белән аралашып, аларның үзара дус, тату, бердәм гаилә булуларына чын-чынлап сокланып кайткан идем. Аның сүзләренә караганда, гаиләдә балалар күп булган саен яшәве дә күңелле,әлбәттә инде, күпкә җиңелрәк тә әле. Чөнки, алар бик кечкенәдән үк киләчәк тормышка әзер булып үсәләр, барысына да  бер- берсеннән күреп өйрәнәләр. Бүгенге яшәешебез, тормышның вак-төяк мәшәкатьләре һәм һич көтмәгәндә килеп чыккан кыенлыклары алдында да югалып калмыйлар. Барысына да алдан әзер булып, кечкенәдән гаиләдә чыныгу алып ныгыйлар. Шуның белән бергә әле бүгенгесе көнне әйтеп бетергесез кыйммәтле сыйфатларны үзләштерәләр, бер дигән тормыш мәктәбе үтеп, шактый ук катлаулы хезмәт серләренә өйрәнәләр, мөстәкыйльлек кебек әһәмиятле тәрбиягә ия булалар.


Рузилә Дәүләтхан кызы Ризаева шушы Бирдебәк авылында ишле гаиләдә үскән. Бик кечкенәдән ул әти-әнисенә балаларны үстерешергә,  хуҗалык эшләрендә маллар карарга булышкан, киләчәге өчен файдалы хезмәт күнекмәләренә ия булган. Ә ул чорларда балалар, бүгенге заманда кайберәүләр кебек бәхет эзләп чит җирләргә чыгып китеп, укып-эшкә урнашу мәшәкатьләре белән йөрмәгәннәр, аны туган җирләрендә табарга омтылганнар. Тормышта барысына да үз тырышлыклары, хезмәтләре белән ирешкәннәр, бер дигән итеп гаилә корып гомер кичергәннәр. Рузилә дә бер төркем иптәшләре белән фермага эшкә килә. Ул елларда сыерларны көнгә өч мәртәбә һәм  кул белән саусалар да, яшьлек дәрте беләнмедер, кыенлыкларны белмиләр һәм сизмиләр дә алар. Эш сәгате тәмамлангач барысы бергәләшеп терлекчеләр йортына җыелышып уйнап-көлеп, җырлап-биеп дигәндәй күңел ачканнар, бергәләшеп туган көннәрне билгеләп үткәннәр. Нәкъ менә шундый чараларның берсендә ул, терлекчелектә хезмәт куйган һәм үзе кебек үк ишле гаиләдә тәрбияләнеп үскән бер дигән, эш сөючән егет Василий Антонов белән дуслашып китә. Терлекче егет белән савымчы кызның күңелләре бер-берсенә тартыла һәм алар ике якның да ризалыгын алып үз гаиләләрен корып җибәрәләр. Ә тормышлары исә уңышлы һәм ишле була аларның. Шулай булмаса, бер-берсен аңлап һәм санлап ярты гасырга якын үз авылларында күпләргә үрнәк булып яши алырлар идемени? Авылда һәм әлбәттә инде районыбыз җирендә матур итеп бер-берсен күз карашларыннан аңлап, берсеннән-берсе тәртипле, әдәпле балалар үстерүләрен һәм әлбәттә инде, күркәм гомер итүләрен искә алып әле Рузилә  Антонова “Ана” медале белән дә бүләкләнгән. Аннары, авыл җирендә шундый күркәм гадәт яши.

 

Дәвамын газете битләреннән укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса