Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Бикчурай Чаллысында “Авыл көне” ничек узган? 

 Бикчурай Чаллысы авылында булачак “Авыл көне” турында газетабызда хәбәр иткән идек. Аның ничек узганын исә бирегә килгән һәрбер кеше күргәндер һәм күңел хатирәсенә салгандыр мөгаен. 

 “Авыл көне” чынлыкта да җыр-биюләр, төрледән-төрле бәйгеләр белән шаулап-гөрләп үтте. Тырыш, хезмәт сөючән кешеләр бүләкләнде, бәйрәмне оештыруда зур булышлык күрсәткән иганәчеләрнең исемнәре аталды. Мәйдан уртасы исә уеннардан бушамады: йомыркалы кашыкны авызга кабып йөгерү, капчык киеп узышу, утын кисү, “Мунча чабыну” дисеңме - нинди генә күңелле уеннар уйналмады да, нинди генә бәйгеләр оештырылмады бу көнне?! Йөрәкләрне җилкеткән көрәш тә игътибар үзәгеннән югалмады. 
Татар эстрадасының танылган осталары Ильмир Ямалов, Айсылу Габдинова, “Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале лауреаты Илнар Миранов, биюче кызлар да сәхнәне буш тотмадылар. Якташларыбыз Илназ Шәрәфиев, Роберт Шәймәрданов җырларын да алкышлар белән каршы алды халык. 
Әнә шулай үзенчәлекле, матур узды Бикчурай Чаллысында “Авыл көне”. Киләсе җәйләргә кадәр күңелләргә көч-дәрт, энергия өстәде ул.

 

Автор Фарваз Каюмова.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса