Биектау авылында яшәүче Мингариповлар гаиләсе күпләргә үрнәк
Районыбызда фермерлык һәм шәхси хуҗалыклар саны артып тора.
Күптән түгел, районыбыз чиге Биектау авылына барып чыккач, авыл җирлегендә хезмәт куючыларның үз халкы хакында горурланып, аларның гомер-гомергә районда лидер булулары, тормыш кыенлыклары алдында югалып калмаулары хакында тыңлап утырдым, бер ишесен күңелем дәфтәренә теркәп бардым. Авыл зур, халкы да бүген кайбер төбәкләрдәге кебек, авылыбызда гөрләп торган хуҗалык бетте, эш урыннары юк, диеп бер дә зарланып утыруны белмиләр. Һәркайсы диярлек гаиләсендә күңеле тарткан шөгыльне юлдаш итеп, үз көннәрен үзләре бер дигән итеп күреп үрнәк тормыш рәвеше алып баралар.
Без, бүген авыл кешеләре арасында тырыш хезмәте белән дан казанырга өлгергән Ирек Мингариповлар гаиләсе белән таныштык. Аларны чыннан да авыл җирлегендә яшәүчеләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Гади колхозчы гаиләсендә тәрбияләнгән Ирек яшьтәшләре кебек кечкенәдән әти-әнисенә булышып үскән, гомере буена аларга терәк булырга омтылган. Әтисе Әбелкәрам абзый кебек бар нәрсәгә дә оста-һәвәс булуы бүген үзе зур бәхет. Кайберәүләр кебек шәһәр җиренә ашкынмый ул, үз төбәгендә төпләнеп калган. Күрше Котлы Бөкәш авылындагы янгын сүндерү бүлегенә эшкә урнаша. Әмма бүгенге көндә хезмәт хакына гына гаиләне алып барып булмавын аңлаган егет шәхси хуҗалыгын киңәйтеп күпләп терлекләр, атлар асрый башлый. Гаилә дигәннән, аларның күрше Яңавыл кызы Гөлфия белән бер-берсенә пар килүләре, икесенең дә тырыш, хезмәт сөючән һәм барыннан да бигрәк тәвәккәл булулары бүген күпләрне сокландыра. Үзара киңәшләшеп авылда беренчеләрдән булып күп итеп казлар асрый башлый бу гаилә. Әлеге хезмәтнең ни дәрәҗәдә авыр һәм катлаулы булуын күз алдына китерү авыр түгел.
-Каз бәбкәләре гадәттә кечкенә чакларында төрле авыруларга бирешә, күпләп үлүчән булалар. Сез ничек итеп 300 башны да сау-сәламәт итеп үстерә аласыз? - дип сорамый булдыра алмадым. Беренче көннән үк күңел биреп тәрбияләүгә бәйле булуы хакында сөйли башлар дип уйлаган идем, ул бөтенләй башка юнәлеш алып, элек-электән килгән әби-бабайлар ысулында, каз йомыркаларын сатып алмыйча үзләрендә чыгаруны күркәм гадәткә кертеп җибәрүе хакында сөйли башлады.
Гөлфиянең әйтүенә караганда, бу максаттан алар 40 баш ана каз асрап, яз башында сала башлаган йомыркаларын җыеп баралар икән. Ире Ирек үз кулы белән бер дигән инкубатор җайланмасы ясап куйган. Анда берьюлы 400 каз, яисә бер мең бройлер тавык яисә үрдәк йомыркаларын куеп чыгарырга мөмкин.
Ә инде нәни бәбкәләрне Гөлфиягә кызлары Аделина белән Самирә болында көннәр буена көтеп чыныктырырга булышалар икән. Болай эшләгәч алар матур, таза һәм көр булып үсәләр, авыруларга да бирешмиләр.
Хәзер авыл кешеләренең каз, үрдәк бәбкәләре, бройлер чебешләр эзләп читкә чыгып китәселәре килми. Якында гына килеп заказ бирәсең дә үзеңә кирәгенчә алып кайтасың. Ерак юллар үтеп алып кайткан чебешләр яисә бәбкәләр озын юлдан соң зур стресс кичерәләр, ә болай эшләү күпкә ышанычлырак. Беренче чыгарылыш чебеш, каз бәбкәләрен алар авыл халкына тараталар. Соңгысын үзләренә калдырырга гадәтләнгәннәр. Бу көннәрдә алар гаиләләре белән үрдәк эшкәртәләр. Аларның саны быел 100 баш булган. Үрдәк-каз өмәләре уздыру да артта калып бара. Авыл кешесенең мәшәкатьләре болай да күп, һәркемнең үз тормышы, планнары дигәндәй, шуңа соңгы вакытларда аларны тулысынча үз көчләре белән эшкәртәләр икән. Бу максаттан Ирек каз-үрдәк каурыйларын йолкый торган җайланма ясап куйган. Шулай ук ул аларны ыслау, үзләре өчен казылык (колбаса) эшләү җайланмаларын да күптән хәстәрләгән. Бер көнгә 15 ләп каз яисә 25 үрдәк чистарталар. Үрдәк чистарту эшләре инде тәмамланып та килә. Казларны гадәттә җир өстенә калын булып кар яткач кына эшкәртә башлаячаклар икән. Болай эшләүнең үз сере, уңайлыклары бар, ди хуҗабикә.
Идрис Аметов.
Дәвамын газета битләрендә укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа