Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

“Бездә бары үз эшләрен намуслы башкаручы кешеләр генә эшли ,- ди Зөлфәт Закиров

 “Бездә бары тырыш, уңган, үз эшләрен намуслы башкаручы кешеләр генә эшли, хәрберсе үз эшенә җаваплы карый”,- дип сүзен башлады “Закиров З.Г.” крестьян фермер хуҗалыгы җитәкчесе Зөлфәт Закиров.

 Әйе, кайсы гына хезмәткәр белән сөйләшсәң дә хезмәттән зарланмый алар, эш хакының да әйбәт булуын ассызыклыйлар. Эш хакыннан тыш хуҗа аларга премия итеп берәр бозау, күпме кирәк печән, икмәген дә бирә.  Хезмәтләренә уңай бәяне күреп,  коллектив та тырышып, ярдәмләшеп хезмәт итә.

Алексей Андреев хуҗалыкның алыштыргысыз хезмәткәре. “Кулыннан бар эш килә. Үзе терлекче, үзе слесарь. Сыерларны үзе бозаулата, аларны ясалма юл белән орлыкландыру өчен дә җаваплы кеше”, - ди аның турында хуҗа. Без килгәндә бозаулар янында иде Алексей.  “Биредә 2012 елдан бирле эшлим. Иртәнге биштә мин эштә инде. Малларны ашатам, бозауларга сөт эчертәм. Әзер сөтләрне савытларга тутырып озатканнан соң, асларын җыештырам. Төшке ашка кайтам да сәгать икеләрдә тагын бирегә киләм. Җыештырам, ашатам, кичке җиденче яртыларга эшем бетә”,-дип сөйләде ул. Авылда хатыны Ирина белән ике бала үстерәләр. Эштән зарланмыйлар.  Кайда да эшләп яшәргә кирәк, ди алар.

Андреевлар династияләре белән биредә хезмәт куя дисәк тә ялгыш булмас. Алексейның бертуганы ... аңа ярдәм итсә, тагын бер туганы - Галина Андреева хуҗалыкның бердән-бер сыер савучысы. “Ундүрт яшемнән колхоз фермасында сыер саудым. Биредә дүрт елга якын хезмәт куям. Эшемнән зарланмыйм, хезмәткә күнеккән. Һәр малга да исеме белән дәшәм. Карлыган, Ромашка, Фиалка кушаматлылары бар”,- дип сөйли Галина.  Хуҗалыктагы 40 баш сыер аның карамагында. Кыш айларында көненә бер сыердан 19 литр сөт сава ул. Җәйге айларда 22-23 литрга кадәр җитә икән.  “Сөтнең уңышы малны яхшы ашатудан, ягымлы эндәшүдән тора, дип уйлыйм. Безнең хуҗалыкта маллар тәрбияле, ашату әйбәт”,- ди ул. Хезмәтендә дә сынатмый, өендә дә бар эшкә өлгерә Галина. Дүрт малай тәрбияләп үстергәннәр. Икесе шәһәрдә эшли, берсе мәктәптә укый, төпчекләренә алты яшь. Уллары да хезмәттән курыкмый. Савыт-саба юалар, урын-җирне җыялар, бакча эшләренә булышалар икән.

 Язманың дәвамын газета битләреннән укый аласыз.

Гөлназ Зарипова.

фото автордан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса