Балык Бистәсе Яңа Арыш авыл җирлегендә маллар кимеми
Печән, терлек азыгы өчен быелгы җәй матур булырга охшаган. Терлекләр дә җәйләүдә, көтүлекләрдә яшел азык белән кинәнә.
–Авылыбызда 2 көтүлек бар. Халык малны киметми, мал-туарларны күп асрый,–ди Яңа Арыш авыл җирлеге башлыгы Хәлим Зарипов һәм иң күп сыер асраучы гаиләләрне санап китә. Рәмис Имамиев–8 сыер, Илдар Кәримов–6 сыер, Фәнил Вәлиев гаиләләре 5 сыер асрый икән.
Сөтне исә авылда җыючыларга килограммын 21 сумнан тапшыралар. Сыер тоткан кеше әнә шулай гаилә бюджетына шактый гына керем дә өсти.
фото: http://foto-planeta.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа