Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе районының Мель. Починок авыл халкы чаң суга

Күптән түгел редакциягә Мель. Починок авылында яшәүчеләрнең берсе чаралар күрелмәгән очракта язгы ташу вакытында йортларны су басу куркынычы турында хәбәр итте.

Без телефон аша Урахча авыл җирлеге башлыгы Федаиль Гәрәев белән элемтәгә кердек һәм урынга юл тоттык. Авыл эченнән Чулман елгасына коючы тар гына Суша елгасының озынлыгы 10 километрга якын. Ике ярда да агачлар үсә. Кайбер урыннарда   ауганнары да бар. “Агачларны кисеп булмый, алар ярны ныгытып торалар. Ә язгы су ауганнарын агызып алып китә”,- дип аңлата миңа авыл җирлеге башлыгы. Чыннан да Заречная урамының бер өлешендә йортлар елга ярыннан 5-6 метрда гына урнашкан. Авылда  яшәүче өлкән кешеләр әйтүенчә, элек елга ерактарак урнашкан була, тик аннан юнәлешен үзгәртеп, йортларга якын килә. Елганың аргы ягында шәхси җир участогы урнашкан. “Узган елгы гражданнар җыенында бу мәсьәлә күтәрелгәч мин җир участогы хуҗасыннан аны сөрергә рөхсәт сорадым. Шуның хисабына елга үзәнең агымын үзгәреп, йортлардан ераклашыр иде. Бу зур чыгымнар сорый торган эш”,- дип дәвам итте ул.

“Язгы ташу вакытында су басканы бармы?”,- дигән сорау белән әлеге урамда яшәүчеләргә мөрәҗәгать иттем. “Элегрәк баса иде, соңгы елларда ташуның көчле булганы юк”,-диде алар.

Чынлап та, елга тирәндә урнашкан. Кар күп булган очракта да су аның ярларыннан ташып чыга алмый. Без йортларны су басу куркынычы күрмәдек. Авыл җирлеге башлыгы Федаил Гәрәев югарыда атап киткән эшләрне җәйге айларда башкарырга планлаштыруларын белдерде.

Таңсылу Минһаҗева.

фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса