Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе районында «Цифрлы авыл» проектын тормышка ашыру башланды

Күптән түгел  Балык Бистәсе районында «Цифрлы авыл» проектын тормышка ашыру башланды.

Аның авторы - КФУның яшь, перспективалы студенты, Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев.

Проектның төп максаты - авыл халкын товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр белән тәэмин итүне арттыру, аларга үзләре җитештергән продукцияне Интернет аша сату мөмкинлеге бирү. Моннан тыш, проект сатучысыз авыл кибете төзүне дә күздә тота. Башкача әйтсәк ул «акыллы склад» ролен башкара. Анда кирәкле товарны сатып алып кына калмыйча, үзеңнекен сатып яки алыштырып та  булачак. Шундый кибетләрнең берсе Балык Бистәсе районының Шестая Речка авылында барлыкка килде.

Якын арада «Цифрлы авыл» районның 60 авылында эшли башлар дип көтелә.

Сүз уңаеннан, бу проект конкурста җиңеп, “Смартека» стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) цифрлы платформасында урын алган. Аны ил җитәкчелеге дә хуплады һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә куллануга әзер инде.

Гади, уңайлы һәм аңлаешлы

Балык Бистәсе районында «Цифрлы авыл» проекты гамәлгә кергәннән соң, авыл кешеләренә товар эзләп йөрү ихтыяҗы бетә. Уңайлы сервис аша барысы да арзан бәядән сатыла, китереп бирү вакыты да озак түгел. Заказны барлык төр товарга, азык-төлектән башлап көнкүреш химиясенә дә бирергә мөмкин. Барлык товарлар да тикшерүләр  узган  тәэмин итүчеләр һәм Казан шәһәренең эре супермаркетлары тарафыннан озатыла. Товарның саклану вакыты, саклау шартлары һәм сыйфаты контрольдә тотыла. Заказ күләменә чикләү юк. Бер шешә лимонад, 50 килограммлы шикәр капчыгы да заказ булырга мөмкин.

«Цифрлы авыл» хезмәте товарлар китереп кенә калмый, авыл халкыннан сыйфатлы продукция дә сатып ала. Ит, мунча себеркеләре, яки кулдан ясалган әйберләр булса, теләсә кайсы авыл кешесе сервис ярдәмендә өйдән, арадашсыз сата алачак.

Бүгенге көндә, проектны эшләүчеләр сүзләренә караганда, алар хәләл булмаган продукция китермиләр.

Сатудан тыш, «Цифрлы авыл» сервисы ярдәмендә үз продукцияңне сәнәгать товарларына алыштырып була. Әйтик, үзегезгә кирәкле товарларны сайлап, акчалата түләү урынына,  шәхси хуҗалык  продукциясе - йомырка, сөт яки ит белән түли аласыз. Уңайлымы? Әлбәттә, әйе!

 

Һәркем вәкил була ала

Сатудан тыш, «Цифрлы авыл» авыл кешеләренә эшкә урнашу өчен уңайлы шартлар да тәкъдим итә. Катлаулы булмаган уку узганнан соң теләгән һәркем сәүдә вәкиле була ала. Аның вазыйфасына авылдашларыннан заказлар кабул итү, проект эше буенча консультация, яңа акцияләр һәм уңайлы тәкъдимнәр турында мәгълүмат бирү керә.

Шулай ук вәкилләр заказларны китереп бирәләр. Кайчагында үз авылында адресатка тапшырасы  заказларны вакытлыча саклый да ала.

Вәкилнең хезмәт хакы авылдагы заказлар санына турыдан-туры бәйле. Исәпләүләр буенча, бер ай эчендә сәүдә вәкиле 50 мең сумга кадәр акча эшли ала. Зур чыгымнар таләп итмәгән бу мәшгульлек төп эш белән бергә алып барганда өстәмә керем чыганагы була ала.

Әгәр, авылыгызда үзегезне вәкил буларак сынап карыйсыгыз килсә +7 (843) 2-053-999 шалтырата аласыз.

Моннан тыш, хәтта сервис вәкиле булмаган кешеләрнең дә акча эшләү мөмкинлеге бар. Әйтик, автомобильләре булган һәм район үзәгенә юнәлгән кешеләр юл уңаенда заказларны район эчендә ташуларга да кабул итә ала. Алар хезмәтләре өчен комиссия алалар.

 

Заказ бирергә товар җиңел

Заказларны махсус пакетларга район складында төргәклиләр, ә алга таба аларны авыллар буйлап тарату өчен авыл халкы яки сәүдә вәкилләре үзләре алып китәләр. Заказ төрелгәнче, аны сыйфатын, саклану вакытын тикшерәләр һәм маркировка салалар.

Товарны складтан турыдан-туры сатып алу мөмкинлеге юк, әмма аның өчен заказ ясарга берничә ысул бар:

Телефон аша. Моның өчен +7 (843) 2-053-999 номерына шалтыратырга һәм нинди товарларга заказ бирергә теләвегезне хәбәр итәргә кирәк. Әгәр сезнең кул астыгызда каталог булмаса, бары үз теләгән әйберләрегез турында хәбәр итәсез.

www.store.tatar сайтында

Сайтта турыдан-туры заказ рәсмиләштерергә була, яки шул ук сайланган товарларга заказны телефон аша бирергә  була.

Товарлар каталогы аша. Кәгазь каталогта ассортимент тулысынча булмаса да, кирәкле бөтен нәрсә дә бар. Заказыгызны ачыклагач  югарыда күрсәтелгән телефон аша хәбәр бирә аласыз.

Бу районның теләсә кайсы кешесе өчен уңайлы, бизнесменнарга,  крестьян-фермер хуҗалык башлыкларына һәм интернет белән эшли алмаган өлкәннәргә дә. Товарлар авылга турыдан-туры сезгә өегезгә, яисә проектның сезнең авылдагы вәкиленә тапшырылачак.

Газетаның  ташламалы купоныннан файдаланып, беренче заказыгызны 100 сумга арзанрак рәсмиләштерә аласыз.

Сүз уңаеннан, яңалыкка авыл халкы лаеклы бәя бирде. Шестая Речка авылында яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, алар «Цифрлы авыл» хезмәтеннән актив файдалана һәм тәкъдим ителгән товарлар сыйфатыннан һәм аларның бәясеннән канәгать.

Ә сервис тагын да кызыклы булсын өчен, «Цифрлы авыл»  белгечләре онлайн-платформа эшлиләр. Анда авыл халкы җирле бизнес вәкилләреннән ачык вакансияләр турында, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр буенча консультацияләр, «авылча ял» га заказ бирә ала.

Әгәр сездә сораулар булса, аларны +7(843) 2-053-999 телефоны буенча бирә аласыз.

 Реклама.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса