Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе районы Балтач авылы мәчетен төзекләндерүдә кемнәр булышкан? Ни өчен алар үзләренең бу гамәлләрен "күпертмиләр"

Кызык бу тормыш. Социаль челтәрләргә баксаң, әле бер артист, әле икенчесе мөмкинлекләре чикләнгән балалар янында фотога төшәләр, видео урнаштыралар... “Афәрин!” дип карый  кайберәүләр, “үзләренә пиар ясый инде болар” дип йөзен сыта икенчесе. Кем әйтмешли, кемнең нияте ниндидер - бер Ходай гына белә.

Ирексездән,  бер вакыйганы искә төшерәм. 
Авылдагы чишмә бик ташландык хәлгә килде дә, социаль челтәрдәге авыл төркеменә игълан язып элдек.
Күп тә үтми,  беренче сәдака килеп төште. Шәһәрдә туып үскән, авылыбызга кунакка кайтып йөри торган дус егеттән иде ул. Рәхмәт әйтеп шалтыраттым да, “Группага кем, күпме биргән язып барам, синнән башлыйм инде, Алланың рәхмәте яусын!” дип сүз башладым мин. Туктатты. “Уң кул биргәнне сул кул сизмәскә тиеш, Нәзирә, Ходай ризалыгы өчен, исемемне әйтә, яза күрмә” диде ул.
Мондый ихласлык, чиста күңеллелек, гадилек белән беренче тапкыр очрашуым иде. Чын күңелдән сокландым. Һай, дөньяда мондый кешеләр дә бар икән әле дип гаҗәпләндем.
Соңрак мондый кешеләрне тормыш юлында тагын очратырга, тагын сокланырга туры килде...
Балык Бистәсе Балтач авылы мәчетенең 100 еллык тарихы бар. Кызыл кирпечтән эшләнгән мәчетнең нигезе нык, стеналары тигез булса да, агач түбәсе тузып-таушалып утыра иде. Гадәттә, мәчет, чишмә, зиратларны төзекләндерүгә я шул авыл кешеләре,  я шул авылдан чыккан бераз хәллерәк кеше өлеш кертә. Ә бу елның җәендә Балтач авылына бернинди мөнәсәбәте булмаган кешенең мәчет төзекләндерүгә үз өлешен кертүе безне тагын гаҗәпләндерде, тагын сокландырды.
Белешә торгач, әлеге игелекле кешенең тумышы белән Балык Бистәсе районы Котлы Бөкәш авылыннан булуын ачыкладык. Илдар Кафил улы Нәбиуллин хәзерге көндә илебез башкаласы Мәскәү шәһәрендә яши икән. Аның ярдәме белән Котлы Бөкәш авылының  агач мәчете, зираты, капкасы төзекләндерелгән. Шулай ук Олы Көл авылы мәчетенә дә шактый ярдәм күрсәткән ул. Алда әйтеп үткәнебезчә, 2018 елның язында Балтач авылы мәчетенең түбәсен тулысынча яңартырга булышкан. Билгеле инде, бүгенге көндә авыл имамы Фирдинанд хәзрәт Хәкимов, авыл кешеләре яңартылган мәчеткә карап сөенеп бетә алмый, әлеге олы йөрәкле кешегә зур рәхмәтләрен җиткерәләр, үзенә, гаиләсенә саулык, муллык теләп дога кылалар. 
Илдар әфәнде белән элемтәдә торучы, изге эштә катнашучы егетләрнең эшен оештыручы, төзелеш материалларын табучы һәм башка йөз төрле мәсьәләләрне хәл итүче Котлы Бөкәш егете Илшат Госман улы Гайфуллинга да, төзелештә эшләүче егетләргә дә рәхмәт укый халык. 
Әлеге язманы әзерләгәндә тәмам разведчик булырга туры килде: фото җибәрү юк инде, хәтта исем-фамилияләрен дә белгертәсе килми бу егетләрнең. 
Чыннан да, изгелек эшлиләр дә, суга сала болар. Әйтәм бит, кем икәннәрен белү өчен хәйран су төбендә йөзәргә туры килде. 
Дөнья булгач матур күңелле кешеләр белән генә түгел, бөтенләй күңел кайтаргычлары белән дә очрашырга туры килә, җәмәгать. Анысын да язмый калып булмый. Әбиләр әйтмешли, гыйбрәт өчен...  Шулай безнең авылдан чыгып шәһәрдә яшәүче берәү авыл чишмәләренең фотосын җибәрүемне сорады. Җибәрүем булды: “Ии, безнең авылда бер юньле чишмә юк икән бит, менә ичмасам Әлмәт якларында ул....” дип сөйләп китте бу. “Ах, оятсыз, ул чишмәләрне авыл халкы, кайткан кунаклар белән җыелып төзекләндердек, ләбаса, ник сез дә кушылмадыгыз соң?!” дип бик әйтәсем килде, телем кычытты кычытуын... Тукта, кешенең хәтерен калдырырмын дип әйтмәдем, тыелып калдым...Ходай мондыйларның да күңелен йомшартсын, игелек кылырга мөмкинлекләрен ачсын дип кенә чикләндем. 
 “Изгелек эшлә дә суга сал - халык белмәсә, балык белер”, ди татар халык мәкале. Чыннан да, бүгенге көндә исемнәрен әйтми, “изгелек эшләдем!” дип күкрәк какмый, фотога төшми генә хәерле эшләр башкаручылар шактый. Авыллардагы зират-мәчетләр, район үзәгендәге, шәһәрдәге мәдрәсәләр андый изге күңелле кешеләр хисабына яңартылганын, яшәп килгәнен күреп, ишетеп торабыз. Билгеле, Ходай андыйларның малларына бәрәкәт, тормышларына тынычлык бирә. 
Өч тиенлек эш күрсәтеп фотога, видеога төшеп, интернетка элеп шаулаучы егетләргә караганда, акрын гына, шауламый гына таулар күчерүче асыл егетләребез күбрәк булсын иде. Алар үрнәгендә без – гүзәл затлар да бераз хәерле эшләргә үз өлешебезне кертик, дөньяны үзгәртик. Яхшы якка үзгәртик.
Тарих кабатлана... Әлеге авылга бөтенләй мөнәсәбәте булмаган эшмәкәрләр иганәче буларак игелек кыла, изгелек кыла. Үз авылыбыздан чыккан хөрмәтле кешеләр, эшмәкәрләр арасында да авылны онытмаучылар, яшәртергә һәм яшәтергә омтылучылар күбрәк булсын иде.

Нәзирә Гыйззәтуллина 
(МостАфина).
Казан шәһәре.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса