Балык Бистәсе Олы Елга авылының тарихи мәчете ни хәлдә?
Татарстан Республикасының мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитеты рәисе Иван Гущин катнашындагы бер төркем делегация Вологда өлкәсенең Кириллов шәһәрендә булып кайтты.
Делегация составында районыбыздан мөхтәсиб Рамазан Хисаметдинов, Олы Елга авылы имамы Таһир хәзрәт тә бар иде.
Рәсми визит вакытында сүз Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында 1879 елда салынган мәчетнең реставрация эшләре Кириллов шәһәреннән кайтарылып Лаеш районында төгәлләнәчәге турында барды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа