Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсендә яшәүче Гыйззәтуллиннар гаиләсенә бүләк тапшырдылар

Соңгы елларда 50 ел бергә яшәүче парларны сәхнәгә чакырып, райондашларыбыз алдында тантаналы төстә хөрмәт күрсәтеп, бүләк тапшыру күркәм гадәткә әйләнде. Балык Бистәсендә яшәүче Гыйззәтуллиннар гаиләсе дә әлеге хөрмәткә лаек.

Гарифулла абый белән Мәрзия апа  районыбызның иң ерак авылларында: берсе Биектау, икенчесе Иске Арыш авылларында туып-үскән. Ул вакытларда күпләр Биектау авылыннан күрше Котлы Бөкәшкә йөреп хезмәт куялар. Гарифулланың әтисе Нурулла абзый да хуҗалыкара төзелеш оешмасында (МСО) автомашина йөртә. Ул буй җиткән улын, тормышта ир-егетләр өчен кирәкле булган һөнәр серләренә өйрәтү ниятеннән, үзе белән Котлы Бөкәшкә  алып барып ташчы-төзүчеләр бригадасына эшкә урнаштыра. Ә бу оешма хезмәткәрләре ул чорларда  терлекчелек һәм башка күп төрле кирәкле хуҗалык биналары торгызу белән шөгыльләнә. Гарифулла эшли башлаган бригаданы да элеккеге “Гигант” колхозының Иске Арыш бригадасына сарыкчылык комплексы төзелешенә командировкага җибәрәләр. Әллә инде төзүчеләрнең  эшне тизрәк тотып, кыска вакыт эчендә төгәлләүләре өчен колхоз идарәсе дә уңган-булган егет-кызларны бирегә булышырга җибәрә. Мәктәпне тәмамлагач вакытлыча гына кеше урынында сыер савып йөргән Мәрзиянең язмышы да шулай итеп кискен борылыш ала. Удар комсомол төзелешләрендәге төсле кыз белән егет сарыкчылык комплексын тиз һәм сыйфатлы итеп төгәлләү өчен җан атып йөри башлыйлар,  берүк вакытта алар бер дигән хезмәт күнекмәсенә ия булалар. Үзара ярдәмләшеп эшләп бик нык дуслашып китәләр. Ул еллардагы районыбызның танылган  ПМК-7  төзелеш оешмасы җитәкчесе, үз гаиләләрен корырга хәстәрләнеп йөрүче эшчән егет белән кызны район үзәгенә үз коллективларына күчәргә күндерә. Яңа гына өйләнешкән бу парларга барактан бүлмә бирәләр. Шулай итеп аларның хезмәт юллары һич көтмәгәндә  яңа урында дәвам итә. Мәрзия шомартучы-буяучылар бригадасында  3 ай дәвамында тәҗрибәле хезмәткәрләр янәшәсендә эшләп  4 нче разрядка ия була.Шуннан соң 31 ел дәвамында аңа районыбызда бик күп торак йортлар һәм социаль-мәдәни учреждениеләрне сафка бастырырга туры килә. Ә ул чорларда эш шартлары бер дә җиңел булмый. Кайбер көннәрдә бригадада хезмәт куйган 5-6 хатын-кызга  җидешәр машина измәне бушатып, ташып стеналарындагы ярыкларны ямап, шомартырга туры килә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса