Балык Бистәсендә чүплек көннән көн үсә
Һәркем үзе яшәгән йорт-җир тирәсенең тәртиптә тота, чиста булуы өчен тырыша.
Әмма кайберәүләр моның белән шул хәтле нык мавыгып китәләр ки, өй тирәсен җыештырганнан соң барлыкка килгән чүпне һәм бакчасындагы яшелчә сабакларын көнкүреш калдыклары өчен куелган контейнерлар тирәсенә илтеп аударалар. Санитария кагыйдәләрен бозарга ярамаганлыгын бүген берәүгә дә аңлатып торырга кирәкмидер. Чөнки бу хакта бүген белмәүчеләр бик сирәктер. Матбугат битләрендә дә әйләнә-тирә мохитебезнең нык пычрануы хакында чаң сугалар, борчулы мәкаләләр әледән-әле чыгып тора. Тик район үзәгенең кайсы гына урамына барып чыксаң да контейнерлар янәшәсендә аунап яткан чүп-чарга юлыгасың. Анда инде диван, кәнәфи, өстәл-урындыкларны китереп ташлау да гадәти хәлгә әверелеп бара. Хәтта гаилә истәлеге саналган яшел сандыкка кадәр кирәксезгә әйләнгән.
Йорт өчен кирәге калмаган җиһазларны урамга чыгарып ташлаганчы игълан буенча мохтаҗларга бирсәләр изге гамәл кылыныр иде. Чит кешеләргә изгелек эшләү урынына инде хәзер кайберәүләргә зур күләмдә штраф түләргә туры киләчәк. Чөнки әле шушы көннәрдә генә район башкарма комитетында безгә район үзәгендә ике кешенең административ җаваплылыкка тартылуын хәбәр иттеләр. Сүз уңаеннан шунысын да искәртеп үтү урынлы булыр, табигатьне пычратучыларга карата җәза көннән-көн катгыйлана. Юридик затлар 100 дән 500 мең сумга, җаваплы вазыйфа биләүчеләр 15-30 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкиннәр. Әле күптән түгел генә Балык Бистәсе шәһәр җирлеге башкарма комитеты да штраф санкцияләрен көчәйтү турында җитди карар кабул итәргә мәҗбүр булды. Район үзәгенең күп урыннарында видеокүзәтү камералары урнаштырылды. Район административ комиссиясе хезмәткәрләренә аннан тиешле мәгълүматлар даими рәвештә килеп торачак.
Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов,
“Кирпичный” ТОСы рәисе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа