Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Балык Бистәсе районында чишмәләрне төзекләндерү эшләре дәвам итә

Көмештәй саф сулы, тәнгә генә түгел, җанга да сихәт бирүче чишмәләргә бай ул Яңа Арыш.

  Халык элек-электән чишмәләргә сакчыл караган, аларның тирә-ягын чистартып торган. Аларның буыннан-буынга җиткерелеп килүче исемнәре үзе үк тарихи чыганакларга бәйле. Нинди генә чишмәләр юк бездә! Әле күптән түгел генә авылыбызның аскы урамындагы янә бер чишмә Ирфат Хәмиев җитәкчелегендә яңартылды, төзекләндерелде. Исемен дә яңача итеп Саф чишмә дип атадылар.
Әлеге ташландык чишмәне торгызу нияте белән  йөргән Ирфат, иң элек тирә-як авылларга барып яңа төзелгән чишмәләрне барлый. Улы Илназ Хәмиев, күршесе Рәмис Дәүләтшин белән киңәшләшә. Алар бик тиз теләктәшлек белдерәләр. Ирфат үзе җәһәт кенә төзелеш материаллары артыннан чабулый. Аннан аскы урам белән өске урамнар берләшеп, тәвәккәлләп эшкә тотыналар. Тиз арада Фәнзил Сибгатуллин кечкенә тракторы белән ком китерә. Яңа Арыш авылының уңганнары да, читтә яшәүчеләр дә булыша. Ирфатның энесе Илшат Хәмиев, Ришат Мусин, абыйлы-энеле Рәдис, Рүзәл Хәйретдиновлар, Вәкил Кәримов, Рифат Әлмиев, Раиф Ярмөхәммәтов, бертуганнар Юныс, Фәнис, Рамил Мөхәммәтрәхимовлар, Рәсүл дә бу саваплы башлангычта ярдәмчеләр булалар. Раиф Ярмөхәммәтов эретеп ябыштыручы буларак, торбаларны тоташтырып, тимерләргә җан өрүче дә.
Чишмә буен җыештыру, чистартуга  Илнур Галимов хәләле Гүзәлия, улы Данияр белән килә. Хәмиева Гүзәлия, Гәрәев Рәис, Гөлнур, кызлары Айзилә, Алия һәркөнне  диярлек килеп тырышып эшлиләр. Эшкә тотынырга өркетеп торган чүп-чар, чыбык-чабык бигрәкләр дә күп җыелган булган икән. Әйләнә-тирәне чистарткач чишмә яны ачылып, ямьләнеп китә. 

 

Автор Тәнзилә Нуриева.
Яңа Арыш авылы.
Дәвамын " Авыл офыклары" газеткасы битләрендә укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса