Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Юлсубино авылында бәйрәм «башваткычы» узды

8 март безнең өчен һәрчак яз, кояш, чәчәкләр, әниләрнең балкып елмаюы, болай да серле хатын-кызларның тагын да чибәрләнеп китүе, сылу кызларның шаянлык, наз тулы күзләре булып күңелгә кереп калган.

Елның иң нәфис, иң җылы, иң якты көнедер ул. Гөлләргә күмелгән, елмаюларга төренгән бәйрәмне башкача атап та булмыйдыр! Менә шушы матур бәйрәм уңаеннан, дөньяларны ямьгә, җаннарны назга төреп, якты йолдыз кебек балкучы илаһи затларны  Юлсубино авылы китапханәсе үзенә җыйды. Алар бергәләп, гасыр уеннары дип аталучы уен төре-башваткычта көч сынаштылар. Башваткыч бит ул, чыннан да, үзенә җәлеп итә, башны эшләтә, уйлау сәләтен арттыра торган уен, кемдер аның белән төрле сәбәпләрдән килеп туган стресслардан арыну өчен, үзенә юаныч буларак шөгыльләнә, кемдер белем дәрәҗәсен тикшереп карау максатында алына, күпчелек исә вакыт үткәрү өчен менә дигән чара буларак кабул итә. 
2024 ел-Гаилә елы, кроссвордның сораулары күбрәк шушы ел  кысаларында төзелде, гаилә кыйммәтләре, гаилә йолалары, ир-хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы егерме биш сораулардан торды башваткыч. Уенда катнашкан дүрт уенчы да, уенның кагыйдәләренә тугры калып, үзләре белән алып килгән иҗади номерларын да яңгыратып, чарага тагы да күтәренке рух өстәделәр, гомер юлында 8-март белән бәйләнешле күңелле вакыйгаларын да искә алып киттеләр.  
“1976 елның 8 нче марты, минем яшьлек бәйрәмем - туй көнем иде, 17 яшендә гомер юлын башлап җибәргән кыз, Аллаһка  шөкер, быел 65 яшен тутырды“,- дип искә алды Рузилә апа Гыйлемҗанова үзе турында. Тормышның ачы җилләренә бик күп мәртәбәләр каршы тора алган, авылыбызның иң сабыр апасы Миләүшә апаның да, күңелле дә җан әрнеткеч вакыйгалары да аз булмаган, бүгенгесен ул шатланып сөйләде: 

 Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Нәзирә Минеханова,
Юлсубино авылы китапханәчесе.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса