Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

«Авыл офыклары» редакциясе Наратлы авылында булып кайтты

Газетабызда халкы аз булган кечкенә авылларның бүгенге халәте, яшәеше белән таныштыруыбызны дәвам итәбез

Ничек яшисең, авыл? Хәлеңне белергә кайттым әле... Урам тутырып йөгереп йөргән  балаларың ни хәлдә? Су буйларында вәгъдәләшкән егет-кызларың янәшәңдәме? Әллә инде син дә хәзер хатирәләр белән яшисеңме?


 

Авыл кешеләре белән матур
 

Наратлы авылына килгәнче Урахча авыл җирлеге башкарма комитеты сәркатибе Рәйсә ханым Шаһиева белән элемтәгә кердем. Ни хикмәт, берничә минут эчендә ул мине анда яшәүчеләр белән телдән таныштырып та чыкты. “Каян хәтерлисең барысын да”, – дигән гаҗәпләнүле соравыма, елмаюлы җавабын гына ишеттем: “Наратлы авылы кешеләре белән матур. Аны үзегез дә күрерсез”. ...Ылыслы урманның тансык җиләс һавасы күкрәккә кереп тулды. Сулыш алулары иркенәйде, күккә ашкан биек нарат агачлары җилдә тирбәлеп, әйтерсең лә шифасихәтен бөркеде. Бу матурлыктан, сихри гүзәллектән аерыласы килмичә авыл урамыннан җәяүләп киттек. Биредә йортлар ике якка бүленеп, таралып урнашкан. Бер урамнан икенчесенә бару өчен әйләнеп үтәргә кирәк. Ирексездән, Тукай шигыре искә төшә: “Зурмы дисәң зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә...” Чыннан да Наратлы зур авыл түгел. 27 йорт исәпләнеп, аның да 5 се буш йорт, ә бишесендә җәйгелеккә читтән кайтучылар яши, халык аларны үзенчә “дачниклар” дип йөртә. Яшәү урынына 41кеше теркәлсә дә, хаклыкта 26 кеше генә бар. Бер-берсе белән дустанә мөнәсәбәттә, татулыкта гомер кичерә алар. Урман янәшәсендә яшәүләре сизелеп тора, йортлар таза, нык итеп агачтан салынган.  Шуларның берсенә, читтән үк балкып, үзенә дәшеп торган өй янына тукталабыз.

Фәридә-Миннәхмәт Ибраевлар гаиләсе яши икән монда. Хуҗаларның өйдә туры килүе безнең бәхеткә дип юрап ишегалдына үттек. Хәтфәдәй келәм җәелгән диярсең, тигез итеп үскән бәбкә үләннәренә басарга беравык кыймый тордык. –Кунаклар бар икән бит, әйдәгез-әйдә, – дип каршы 
чыкты безгә хуҗабикә һәм үзе белән таныштырып алга әйдәде.

Шәһәр тормышы авылныкыннан нәрсәсе белән аерыла дисәләр, ыгы-зыгылы дөньясы белән диярләр иде күпләр. Зәвык белән җиһазланган,  биек, иркен өй әнә шул шау-шулы шәһәрне күңелдән читкә этәрә иде. Рәхәт, чиста атмосфера хөкем сөрә монда. Фәридә Абзал кызы тумышы белән Күгәрчен авылынан булса, ире Миннәхмәт Равил улы Юлсубинодан. 1998 елда никахлашкан гаилә 2000 нче елда бирегә күченгән. Килгәч тә үзләренә түбәсе ябылулы, эчке эшләренә кул да тимәгән яңа өй бирәләр. Әкренләп шуңа янкорма да өстәп хәзерге күз явын алырдай тормышка ирешә Ибраевлар. –Нишләп район үзәгенә түгел, нәкъ менә читтәге Наратлы авылына киләсе булдыгыз? – димен. –Баш урманчы, туганыбыз Ибраһим Исмәгыйлов чакыруы буенча килдек. Ул вакытта урманчылык гөрләп тора  иде. Килүгә үк  эшкә керештек. Фәридә питомникта эшләде, мин тракторда. Агач кистек, урманны чистарттык, яшь үсентеләр утырттык, – ди Миннәхмәт. 

 

Дәвамын « Авыл офыклары» газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Фарваз Каюмова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса