Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Авыл кешесе һәрвакыт яңалыкка омтылып яши

Авыл кешесе һәрвакыт яңалыкка омтылып гомер кичерә.

Яңа Арыш авылыннан Раил Гыймадиев та  2019 елда гаиләсе белән киңәшләшеп  җиләк-җимеш үстерү кебек четерекле хезмәткә нигез салырга була. Карап торганда бик җиңел  төсле тоелган бу эшкә аның грантка алынган бер миллион 400 мең сумлык дәүләт ярдәме үсентеләр алып кайтырга гына  җитә.

Моннан тыш та әле бит туфрак әзерләргә, ашламасын юнәлтергә, сугару системаларын җайга салырга кирәк. Әмма егет башлаган эшен ярты юлда калдыра торганнардан түгел. Бер гектардан артык мәйданга җиләк үсентеләре утыртса, ун гектардан артык мәйданны биләгән күпьеллык үлән җире дә көтелмәгән чыгымнарын капларга ярап куя.

Җиләк уңышы узган ел бик сөендермәсә, быел куйган күпкырлы хезмәтләре беркадәр сөенечләр китерә үзенә. Тормыш юлдашы Венера ханым белән улы Рамил һәм әлбәттә инде бер төркем авылдашлары, туган-тумачалары ярдәме белән ул 7 тонна виктория җиләге җыеп алган.

Бу көннәрдә Раил үз участогының бер почмагына бал кортлары өчен үлән үстерүне җайга салу турында уйланып йөри. Ераклардан инде чәчүлек орлыгын да алып кайтып урнаштырган. Шулай ук сарымсак үстереп карарга да исәбе юк түгел аның. Башлаган хезмәте дәвамлы һәм уңышлы булсын дигән изге теләкләрне җиткерәсе килә бу тәвәккәл егеткә.

 

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X