Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Авыл җирлеге эшчәнлеге халык белән үзара хезмәттәшлеккә бәйле

Авыллардагы тормыш җирле үзидарә органнары эшчәнлегенә һәм аларның халык белән үзара хезмәттәшлегенә күп дәрәҗәдә  бәйле.

Узган атнада Күки авыл җирлеге Советының 2021 елдагы эшенә йомгак ясалды.
Җирлек башлыгы Альберт Бәдретдинов район җитәкчелеге һәм авылдашлары алдында башкарылган эшләр турында хисап тотты.
Күки авылында 460 кеше яши.
Узган ел халыктан 160 мең сум үзара салым җыелган, ул республика тарафыннан 480 мең сум күләмендә финансланган.
Бу акчалар контейнер, су насосы, өч урамдагы юлларның торышын яхшырту, җәйге һәм кышкы чорда авыл җирлегендә тәртип саклау өчен файдаланылган.
Ул депутатларга, шулай ук иганәчеләр Фәнис Әлмөхәммәтов, Зөфәр Заһидуллин, Фәрит Сәлахиевка, Кызыл Йолдыз урманчылыгы, «Кулон-Агро» җитәкчеләренә күрсәткән ярдәмнәре өчен, ә җирлек халкына ышаныч күрсәтеп  актив рәвештә ярдәмләшеп эшләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары И.Фәрзекаев гражданнарның кисәтеп торуга карамастан әле дә таныш булмаган кешеләргә ышануларына һәм алдакчыларның хәйлә-мәкер «тозак»ларына эләгүенә борчылуын белдерде.
 - Таныш булмаган телефон  номерларына җавап бирмәгез. Бигрәк 495 яки 900 саннарына башланучыларга, шикле смс, сылтамаларны ачмагыз. Үзегезнең банк картасы мәгълүматларын беркемгә дә белдермәгез. 
Ул үз сүзләрен конкрет мисаллар белән ныгытты.
Мошенниклар ягыннан психологик йогынтыга дучар булган бер хатын-кыз 4 көн банкоматлар арасында йөреп аларга зур күләмдә акча күчерә.
Икенче берәү дә телефоннан манипуляцияләргә бирелеп, үз куллары белән акчаларын күчерә. Суммалар йөзләгән меңнәрдә исәпләнә. Өченче хатын-кыз картадан акча алынганын белгәч полициягә мөрәҗәгать иткәннән соң баласының интернет аша уеннар сатып алуы ачыкланган.
Товарларны социаль челтәр аша сатып алганда сак булыгыз.
Әгәр дә чит кешенең банк картасын тапсагыз аны кире хуҗасына кайтарып бирергә тырышыгыз. Аңа товар сатып алу урлашу кебек бәяләнәчәк.
Туганнарыгыз, күршеләрегез, балаларыгызга мошенниклык схемалары турында сөйләгез.
Интернет аша сезнең балаларыгыз кем белән аралаша, нинди операцияләр башкаралар, нинди уеннар белән уйнаулары турында кызыксыныгыз. Уяу булыгыз һәм алданмагыз, - диде ул.
Утырышта авыл халкына көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен һәм ковидка каршы чараларны үтәү кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерделәр.
(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Таңсылу Минһаҗева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X