Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Аркадий Геносян хезмәтеннән тәм таба

 Районыбызда үз гомерене ң 45 елын үткәрүче Аркадий Геносяннны күптәннән белсәм дә бу очрашуымда аның бүгенге дөньяга карашына чын-чынлап гаҗәпкә калдым.

Иң элек тугандаш Әрмәнстан республикасында туып-үскән егетнең кечкенәдән олы хезмәт тәрбиясе алып үсүе нык сокландырды. Әтисе үз шәһәрләрендә урнашкан данлыклы олы цемент заводының цех башлыгы булып озак еллар дәвамында эшләп, үзенең - дүрт, Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган абыйсының ике улына менә дигән тәрбия биргән. Гаиләдә бернәрсәгә дә мохтаҗлык булмаган. Барысына да хәләл хезмәт нәтиҗәсендә ирешелгән.

Аркадий республикабызга 1970 елда килеп урнаша. Баштагы биш елын ул Чистай районында үткәрә. Анда олы төзелешләрдә эшли, татар кызы Әлфия белән гаилә корып кызлары тугач язмыш җилләре аны районыбыз белән бәйли. Бүген ул районыбызны үзенең икенче Ватаны итеп саный. Кайчан карама ул һәрвакыт хезмәттә булыр.

Аның терлекчелек утарына кергәч тә гаҗәпкә калдым. Анда тулысынча битон җәелгән. Калын салам түшәлгән ятакта бозаулары, 13 баш сарыклары тәгәрәшеп үсәләр. Бар эшкә бер үзе өлгерә. Район үзәгендә яшәсә дә аның абзарында 10 баш савым сыерлары бар. Улакларында азык җитәрлек.“Терлекләр миңа җан тынычлыгы бирә. Мин аларга олы табыш алу чыганагы итеп карамыйм. Иртә таңнан алар янына чыгам, аралашам. Маллар акыллылар, яхшылыкны беләләр, матур итеп эндәшкәнне яраталар, үз итәләр. Аларга бервакытта да кул күтәреп сукканым булмады. Фермадагы малларны карарга, сыер саварга да читтән кеше чакырганым юк, барысын да үз көчем белән башкарырга гадәтләндем”- ди ул. Белгәнемчә, әле күптән түгел генә тормыш юлдашы Әлфиясен соңгы юлга озатса да күңел төшенкелегенә бирешми. Кызы, оныклары дип, аларның шат авазларына сөенеп яши. Оныкларына яхшы хезмәт тәрбиясе бирә, аларны үз гаиләләре үрнәгендә тәрбияли. Каралты-кураларын, утарларны тулысынча үз көче белән торгызган. Шактый олы мәйданны биләгән кече ферманы үзенчә уңайлы итеп сафка бастырган. Ул аны киңәйтеп, үстереп тора. Әле бер читтә сарыкларына урын хәстәрләп блоклардан абзар күтәргән.

Сыерларның сөтен хәзерләүчеләргә тапшыра. Аларның баш санын киләчәктә тагын да арттырырга, 20 гә җиткерергә исәп итә ул. Азыкны тулысынча үз вакытында кайтарып гаражына өеп тутырган. Анда аның күтәреп йөртергә уңайлы булган 400 кечкенә һәм байтак кына олы рулонлы печәннәре саклана. Фуражлык арпаны да алып кайтып урнаштырган. Сыерларына иртә-кич яртышар чиләк фураж ашата. Салам, печән алларыннан бер дә өзелми.

Әнә шулай 73 яшьлек Аркадий Геносян җир җимертеп үз хуҗалыгында хезмәт куя. Эшеннән – тәм, тормыштан ямь табып яши, дип нәкъ менә аның кебекләргә әйтәләр инде.

Идрис Аметов.

Рәсемдә Аркадий Геносян.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса