Анна Степанова тормыштан ямь табып яши
Бер кайгы-хәсрәтсез, бар дөньясын онытып үз иптәшләре белән уйнап туялмый торган балалык еллары һәрберебез өчен дә якын һәм кадерле ул.
Күптәнге танышым, инде утыз елга якын сөекле кызы Мария белән кияве Алексей тәрбиясендә яшәүче Анна Ивановнаның менә андый күңелле еллары булмаган дисәк, ялгыш булмас. Чөнки аңа бик иртә тормыш арбасына җигелергә туры килә. Кече яшьтән үк барлык авылдаш иптәшләре төсле әти-әнисенә булыша, аннан соң ун яше тулып үтүгә колхозчылар белән бер сафта производствода хезмәт куя башлый ул. Авыр сугыш елларында барлык ир-егетләр фронтка киткәнлектән колхозның яшелчә участогында, язгы чәчү, аннары маллар өчен азык хәстәрләү, урып-җыю чорында комбайнда ашлык суктыру кебек авыр эшләр тулысынча диярлек менә шундый балалык рәхәтен татырга өлгермәгән сабыйлар җилкәсенә төшә. Барыннан да бигрәк кырдан печән ташыганда һәм урак тәмамлангач саламны җыеп эскерткә куйганда өстә тигезләп өю кебек җаваплы вазыйфаны күбрәк аңа ышанып тапшыралар. Өлкән яшьтәгеләр дә аның хезмәтен югары бәяләп, бигрәк оста өясең инде син кызым, дип аңа соклануларын белдерәләр. Шулай итеп бар гомерен ул районыбызның Каз. Чаллы авылы басуларында үткәрә. Дәһшәтле сугыш тәмамлангач та җиңел булмый тормышлары. Әтисе Иван Осипович сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп мәңгелеккә яу кырында ятып кала. Әнисе Мария түти ике кызын үстереп аякка бастыру, аларны башлы-күзле итү өчен көне-төне колхозда тырыш хезмәт куя. Үз тормышыннан бик уңа Анна Ивановна. Гаилә башлыгы Филипп Матвеевич үзе төсле тырыш, эшкә батыр була. Тракторчы-автомобильче генә түгел, бер дигән балта остасы да була әле ул. Соңгы елларында колхозда ашлык киптерү пунктында хезмәт куя. Аннары үзен хуҗалык эшләре мөдире итеп куялар. Матур, көйле тормышта алар бер дигән кыз белән малай тәрбияләп үстерәләр. Тик ни кызганыч, Филипп Матвеевич лаеклы ялга да чыгарга өлгермичә 59 яшендә кинәт вафат була. Шуннан соң бер-бер артлы улы Николай белән кызы Мария үз гаиләләрен корып район үзәгенә килеп төпләнәләр, әлбәттә инде, алар әниләрен дә үзләреннән калдырмыйлар. Бар гомерен киеренке хезмәттә үткәргәнгә, яңа урынга күченгәч тә кул кушырып утыра алмый, күп еллар дәвамында мәктәптә техник хезмәткәр вазыйфасын башкара.
Дәвамын " Авыл Офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.
Автор Идрис Аметов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа