Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Анатыш авылында яшәүче Леонид һәм Раиса Талаковлар 50 ел бергә

Яшь чакта үз язмышыңның ничек буласын беркем дә белми.

Бу хакта билгеле бер дәрәҗәдә генә сөйләргә була. Гомерләр узу белән кайберәүләр бернигә дә үкенмәүләрен әйтсәләр, икенчеләре, киресенчә, яшьлекне кайтарып булса, тормышны чиста биттән башлар идек, диләр. Әйе,  бу җирдә һәркемнең үз юлы шул.
Анатыш авылында яшәүче Леонид һәм Раиса Талаковлар бергә гомер итүләренә 50 ел тулуын билгеләп үтәргә насыйп булды. Ә быелгы район Сабантуенда район җитәкчелеге, ЗАГС бүлеге, якташлар, балалары аларны зөбәрҗәт туйлары белән котладылар.
Газета укучыларына бу парның тормышы турында тулырак сөйләү өчен без аларның үзләре белән күрешеп сөйләшергә булдык. Леонид һәм Раиса Талаковлар йорты кояш ягына карый, анда чиста һәм уңайлы. Аларның яшь аермалары 6 яшь: Леонид Андреевичка 79, Раиса Андреевнага 73 яшь.   
Тормышларында шатлыклы, кайгылы көннәр дә күп булган.  
Леонид Андреевич Анатыш авылында туып үскән. Ул колхоз рәисе Андрей Михайлович һәм терлекче Евдокия Михайловна гаиләсендә иң кечкенәсе - бишенче бала. Әниләре аларны ялгызы  үстергән. "Туйганчы ипи күрмәдек, бәрәңге һәм сөт белән яшәдек. Сыер тоттык, аның исәбенә исән калдык. Тормыш авыр булды, шуңа күрә   апа һәм абыйлар укуны ташлап, акча эшләргә мәҗбүр булдылар», – дип искә ала Леонид Андреевич балачагын.
Дүрт сыйныфны тәмамлагач, ул да эшли башлый. Бишенче сыйныфны кичке мәктәптә  укый.  Гомере буе эретеп ябыштыручы булып эшли. Башта «Сельхозтехника» берләшмәсендә, аннары колхозда, соңыннан май-сөт комбинатында хезмәт куя. Аннан лаеклы ялга чыга. Эш дәверендә Мактау грамоталары да, бүләкләр белән бүләкләнгән, хезмәт ветераны исеменә лаек булган.
Ә Раиса тәрбияләнгән күп балалы гаилә безнең районның Григорьевка авылында яши, аннары алдынгы колхоз – Анатыш авылына күчәргә карар кыла. Раиса 8 сыйныфны тәмамлый һәм апасы янына Үзбәкстанга китә. Анда секретарь-машинистка белгечлеге ала. Бер ел эшләгәч, аңа әти-әнисе янына кайтырга туры килә, чөнки организм климатка яраклаша алмый.  Армиядән кайткан Леонид шул вакытта таныша да инде Раиса белән. Алар бер-берсен ошаталар һәм очраша башлыйлар. Тик, бераз вакыттан соң Раиса гаиләсе Саратов өлкәсенә, туганнарына якынрак күчеп китә. Егет белән кыз бер-берсен сагыналар.  Леонид яраткан кызы артыннан килә. Алар 1967 елның 8 мартында өйләнешәләр. Раисага 18, ә Леонидка 24 яшь була. Ярты ел яшәгәннән соң, Казанга кайтырга булалар. Эшкә, фатирга урнашалар. 
Бераз акча туплап, Леонид туган авылына кайта һәм иске йорт сатып ала. Аннары яңасын төзергә карар кылалар. Йортның диварларын кирпечтән салу өчен кешеләр яллыйлар . 
- Ул вакытта кулда 1400 сум акча бар иде. 560 сумга кирпеч сатып алдык, 450 сумын эш өчен бирдек, калган акчага – цемент, агач материаллары юнәттек. Акча калмады, үземә штукатурка белән шөгыльләнергә туры килде, идәннәр, түшәм, рамнар – барысын да үз кулларым белән эшләдем, – ди Леонид Андреевич.
Йорт салганнар, мал-туар асраганнар. Аларны кемнең бушрак вакыты булган шул караган. Раиса Андреевна 17 ел сыер савучы булып эшләгән, эш җиңел булмаган, кышын һәм җәен резин итекләрдә фермага йөргән. 8 ел техничка булып эшләгән.  Авылда тегү цехы ачылгач, мәктәп формасы, халат, балалар күлмәкләре, юрганнар һәм башка кирәк-яракны тегәләр.
Гаилә тормышында ир белән хатын арасында җитди каршылыклар булмаган. Бергәләшеп балалар үстергәннәр.  
- Кайнанам Евдокия Михайловна белән мөнәсәбәтләр бик яхшы иде, 19 ел бергә яшәдек, ул балаларны карарга бик булышты, – ди Раиса Андреевна. 
Талаковлар өч бала – ике ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Үз тормыш юлларында аларга зур хәсрәт – беренче балалары Олегны югалтуны кичерергә туры килгән. Икенче улы Павел район һөнәри училищесын тәмамлый һәм Самарага китә, хәзерге вакытта гаиләсе белән шунда яши. Ә кызлары Казанда төпләнеп калган.  
Леонид Андреевич һәм Раиса Андреевна килене, кияве белән дә яхшы мөнәсәбәтләрдә. Кызлары гаиләсе белән якынрак яшәгәч, әти-әниләренә ял көннәрендә ешрак кайталар, өй эшләрендә, хуҗалык эшләрендә булышалар.
Талаковлар бакча тутырып яшелчә үстерәләр. Быел тавыклар гына калдырганнар. Леонид Андреевич балык тотарга, өй эшләреннән соң табигатьтә ял итәргә ярата. Краснодарда абыйсында кунакта булганда виноград үсентесе алып кайтып, аны үстерү белән шөгыльләнә башлый. Куакта баллы җиләк-җимешне үскәнен,  күреп күңелләре шатлана.  
Ир белән хатын бер-берсен аңлап, тыныч тормышта яшиләр. Алар бер-береңә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, гаилә тормышын яхшырак итәргә омтылуны гаилә бәхетенең сере дип саныйлар.
Илле биш ел бергә гомер итү зөбәрҗәт туй дип атала. Юкка гына аны тугрылык һәм намус ташы дип атамыйлар. Алдагы юбилейларны да бергә каршылауларын теләп без кайтыр юлга кузгалдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса