Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Анатыш авылында яшәүче Лаврентьевлар гаиләсе күпләргә үрнәк

Һәр чорның үз геройлары була.

Чал чәчле ветераннарыбыз белән сөйләшеп, җылы әңгәмә корып утырганда аларның ипләп кенә хәтер йомгакларын сүткәннәрен тыңлап, үткәннәрне  хәтердә яңартканда аларны бүгенгеләр белән чагыштырасың да, тырышлыгы, үҗәтлеге, булсын дип ял-бәйрәмнәрне белмичә эшләүләренә чын-чынлап гаҗәпләнеп куясың.

Авыл җирендә яшәүчеләр шулай инде, алар гомерләре буена эштән аерылмыйлар. Кечкенәдән тормыш арбасына җигелеп бар көчләрен, тырышлыкларын куеп производствоны көйле яшәтүгә омтылалар. Шул ук вакытта гаиләләрен, йорт җирләрен карарга, балаларына яхшы, төпле, нигезле хезмәт  тәрбиясе бирергә дә вакыт табалар.

Анатыш авылында гомер кичерүче Лаврентьевлар гаиләсен дә бүген күпләргә үрнәк итеп куярга мөмкин. Гаилә башлыгы Михаил Ильич бик яшьли үзенең сөйгәнен күрше Шиланка авылыннан алып кайтып 16 яшеннән үк гаилә корып җибәрә. Менә шул вакытлардан бирле ул бар гомерен киеренке хезмәттә үткәргән. Иске генә ГАЗ -51 автомашинасыннан башлап үзенең кырык елдан артык хезмәт юлында нинди генә автомашинада хезмәт куймаган. Иң куанычлысы, ул үзенең пөхтәлеге, җыйнаклыгы һәм автомашинасын һәрвакыт карап, төгәл эшләтә белүе нәтиҗәсендә юлда ватылып төн үткәрмәгән, юл фаҗигалары да аны гел читләтеп үткән. Шуңа колхоз идарәсендә җаваплы рейсларны күбрәк аңа ышанып тапшырганнар. Икесе дә иртә таңнан торып эшкә йөгергәннәр. Әле хатыны Валентина Васильевна, мөгаен, алданрак та чыгып киткәндер. Чөнки ул гомере буена терлекчелектә хезмәт куйган. Гаиләләрендә дә бик кечкенәдән шулай иртә таңнан торырга гадәтләнгәннәр. Әтисе Василий Степанович гомере буена Шиланка авылында дуңгыз фермасын җитәкләгән. Әнә шулай бик кечкенәдән әти-әниләренең тырыш хезмәт куюларын күреп, өлкәннәргә булышып үскәнгә үзе дә өлкәннәр хезмәтен үз иткән. Анатыш авылына күченгәч тә терлекчелеккә эшкә килә. Дуңгызлар, бозаулар карый. Җиң сызганып башкалардан калышмыйча сыерлар да сава. Һәр көнне ялсыз, бәйрәмнәрсез аякка резина итек киеп иртәнге сәгать 3 тә торып караңгы авыл урамыннан фермага эшкә йөгерүе җиңелләрдән булмагандыр. Берничә ел дәвамында биредә киеренке хезмәт куйгач, үзенең эшкә батырлыгын, иптәшләре белән үзара бик тиз уртак тел таба белүен күреп аны бирегә мөдир итеп куялар. Шулай итеп 24 яшьлек кыз балага иртән савымчылар килгәнче үк  фермага килеп хезмәттәшләрен каршы алырга туры килә. Ә ул вакытларда биредә аңа гомерләре буена диярлек хезмәт куйган төрле яшьтәге 48 кеше белән идарә итәргә туры килә.  Коллективлары дус-тату, үзара бердәм, ярдәмчел булалар. Элеккеге ферма мөдире әле бүген дә үзенең хезмәттәшләре, озак еллар дәвамында алдынгылыкны бирмәгән савым осталары Тамара Фалина, Владимир Морозов, Закирә Сәгъдиева, Суфия Гайнетдинова, Галина Серебрякова, Сания Мингалиеваларны җылы сүзләр белән искә ала. Аларның бүген дә сау-сәламәт булуларына сөенә.

Әле дә хәтерендә, көннәрнең берендә иртә таңнан фермага район авыл хуҗалыгы идарәсе баш зоотехнигы Иван Якушевич Булатов килеп керә. Савымчы кызлар белән ягымлы итеп дустанә исәнләшеп чыккач, иртәнге савым башланганчы кызларның маллар алдына азык таратуларыннан файдаланып, ак кулъяулык чите белән саву чиләкләренең чисталыгын тикшереп чыгарга өлгерә. Район үзәге янәшәдә генә булганлыктан мондый көтелмәгән тикшерүләр аеруча еш кабатлана биредә. Колхоз рәисләренең таләпчәнлеге, чисталык турында туктаусыз искәртеп торганнары өчен дә алар  эш урынын һәрвакыт тәртиптә тоталар. Ферма мөдире ул елларда коллективның еш кунагы булырга өлгергән район җитәкчеләре Василий Корнеев, Валерий Васильев белән очрашып әңгәмә коруларын да якты хисләр белән искә ала.

Ай, квартал, ярты еллык эш йомгаклар буенча  коллектив район күләмендә күп мәртәбәләр беренчелекне яулый. Хезмәтләре белән тырышлыкны дәлилләгән Лаврентьевлар тормышта да үрнәкләр. Алар гаиләдә өч малай тәрбияләп, барысын да башлы-күзле иткәннәр. Бүген дә яшәү мәгънәсен тоеп, парлы гомер кичерәләр.  Аларга ныклы сәламәтлек һәм тигезлек телисе килә.

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X