Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Анатыш авылында яшәүче Камаевлар гаиләсе күпләргә үрнәк

Кеше гомере бигрәк кыска тоела, узып киткәнен сизми дә каласың.

Анатыш авылында 62 ел пар канатлы булып, тигез гаиләдә яшәүче Камаевлар белән аралашканда алардан шундый фикер ишетергә туры килде.

Икесе дә Анатыш авылында туып үсеп биредә балалык, яшьлек елларын үткәреп җибәргән алар. Һәрбер ир-егет кебек Анатолий Павлович үзенең гражданлык бурычын үтәргә ерак Магнитогорск якларын урап кайткан. Аның бар гомере үзенең туган җирендә, киеренке хезмәттә узган. Кече яшьтән әти-әниләренә булышып үсә ул. Абыйсы белән сарайдагы үгезне җигеп кырдан салам алып кайтуларын әле дә яхшы хәтерли. Тыныч кына барганда кинәт туктап калуын, яисә читкә тайпылулары икесенең дә тәмам үзәгенә үтә ул чакта. Бу хәлне колхоз рәисе дә күреп хәтер сандыгында саклаган күрәмсең. Хәрби хезмәттән кайткан егетне идарәгә чакырып аны иң элек хуҗалык эшләрендә сынап карый рәис. Ә аннан соң инде атлар карарга куя. Ул елларда бу гаять җаваплы хезмәтләрнең берсе булып исәпләнә. Чөнки, сугыштан соңгы чорларда хуҗалыкта тракторлар аз булганлыктан күп эш атлар ярдәмендә башкарыла. Эш атларының саны гына да 50  дән артып китә. Менә шулай кечкенәдән хезмәт чыныгуы алып үсә егет.  Озак еллар дәвамында колхозның ат фермасы мөдире вазыйфаларын башкара. Әлбәттә инде үзенә тормыш юлдашын да читтән эзләми. Элеккеге күркәм гадәт буенча авылда хезмәт сөючән, ишле гаиләдән булган кызны сайлый.

Галямовлар гаиләсе, чыннан да, авылда данлыклы эш сөючән  буларак мактала. Валентина  гаиләдә 14 нче төпчек бала булып дөньяга килсә дә бар эшкә дә оста, батыр була. Хуҗалыкта нинди генә эшне ышанып тапшырсалар да аны күңелен биреп, җиренә җиткереп башкара. Валентина Григорьевна баштагы мәлләрдә терлекчелектә, аннары төрле хуҗалык эшләрендә актив катнаша. Склад мөдире булып эшләгәндә дә аны, син бик җитез, тиз эшлисең, дип  хуҗалык фермасына язын-көзен сарык йоны кыркырга   чакыралар. Урып-җыю кебек кызу эш вакытында да алны-ялны күрмичә хезмәт куя. Хуҗалыкның ындыр табагына кырдан кайтарылган ашлыкны үлчәп кабул итә, аның һәр граммын төгәл исәптә тота ул. Биредә озак еллар дәвамында куйган тырыш, нәтиҗәле хезмәтләрен исәпкә алып аңа СССР халык хуҗалыгы уңышлары өчен медален тапшырганнар. Моннан тыш әле ул “Коммунистик хезмәт ударнигы” һәм башка күп төрле күкрәк билгеләре белән  бүләкләнгән.

Матур гаилә тормышында алар бер малай белән кыз тәрбияләп үстерәләр. Әти-әнисе кебек бар эшне дә белеп яратып башкарган уллары гына автомашинада эшләп йөргәндә берничә ел элек фаҗигале төстә  вафат була. Ә бердәнбер кызлары Наталья уку йортын тәмамлагач юллама белән Ульяновск шәһәренә китеп төпләнә. Бүген дә гаиләсе белән шунда яши ул. Җәй айларында туган авылына  кайтып әти-әнисен сөендерергә вакытын кызганмый, хәл-әхвәлләрен белешеп тора.

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса