Ана назы – җирдә мәңгелек
“Әни... Йөрәк җылысы белән әйтелгән, бәгырьдән чыккан әлеге сүз үзендә күпме наз, мәхәббәт, яратуны саклый. Аны әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Кадерле әниләр, балалар белән әзерләнгән бүгенге бәйрәм иртәсен без сезгә багышлыйбыз”
“Салават күпере” балалар бакчасындагы Әниләр көненә багышланган музыкаль-монтаж чарасын төп тәрбияче Фәния Газизҗанова әнә шундый матур сүзләр, изге теләкләр белән башлап җибәрде.
Әниләрдән дә кадерле, газиз кеше бармы икән соң дөньяда?! Юктыр, мөгаен. Нәниләрнең һәр чыгышында аларга карата матур сүзләр, шигырьләр, җырлар яңгырады. Кечкенә генә булсалар да оста үзләре. Кызлар башкаруындагы “Кулъяулыклар чигәм” биюе, бергәләп “Түбәтәй” уенында катнашулары да алар арасындагы татулыкны, дуслыкны, бердәмлекне чагылдырды.
Мультфильмдагы персонаж Карлсонның килүе дә бәйрәмгә үзенчәлекле, күңелле төс өстәде. Нәниләр барысына да шат иделәр. Бәйгедә катнашкан әниләренә читтән көч биреп торуларында да нәни күңелдәге изгелекне, кайгыртуны күрергә мөмкин иде.
Ахырдан балалар әниләренә чәчәк һәм йөрәк рәвешендәге кызыл шарлар бүләк иттеләр.
-Бакчадагы һәр чара әнә шушылай матур, күңелле уза. Әлбәттә монда тәрбиячеләрнең зур тырышлыгы ята, - диде “Салават күпере” балалар бакчасы мөдире Мөслимә Равзутдинова. –Татар балалар бакчасы булса да бездә рус милләтендәге балалар да бик теләп йөриләр. Икетеллелек саклана. Тәрбиячеләр барысы да тәҗрибәлеләр. Ата-аналар белән дә тыгыз элемтәдә торып эшлибез. Балалар белән әзерләнгән видеороликларны «Җәлил укулары», «Татар сүзе» республика конкурсларына җибәрәбез. Уңышларыбыз да бар, - ди ул.
Әйе, бердәм тупланган коллектив булганда уңышлар читтә йөрми. Тәрбияче Фәния Газизҗанова үткәргән Әниләр көне бәйрәме дә шуның бер мисалы иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев