Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Алсу Мөхәммәтҗанова: » Яшәүнең бөтен яме гаиләдә балалар тавышы күп булуында»

Бүгенге җитеш, мул тормышыбызда яшәү өчен бөтен уңай шартлар булса да, яшь гаиләләр ни өчендер балалар санын ишәйтү турында уйламыйлар.

Әнә шуңа элек гөрләп торган кайбер авылларыбыз күз алдында моңсуланып картаялар, елның-елында  мәктәпләрдә  балалар саны кимүе дәвам итә. Әлеге мөһим мәсьәләгә игътибарны арттырыр өчен  хөкүмәтебез  2024 елны Рәсәйдә Гаилә елы дип игълан итте. Ә инде чынлап торып уйлап карасак, авыл җирендә яшәү өчен бүген бөтен уңай шартлар да бар. Беренче чиратта, кайберәүләрнең  авылда югары түләүле эш урыннары юк, диеп зарланулары белән дә килешәсе килми.  Терлек асрарга теләгән кешегә берәү дә чикләү куймый. Әле шуның өстенә хөкүмәтебез дә шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерүдә, киңәйтүдә үз ярдәмен күрсәтеп тора. Бары тик тәвәккәллек һәм тырышлык кына кирәк.    
Шушы көннәрдә генә без дә Күгәрчен авылында булып  хезмәт сөючән,  биш бала тәрбияләп үстерүче  Мөхәммәтҗановлар гаиләсе белән танышып кайттык. Ә шәһәр җирләрендә яшәүче кайберәүләр тормышына караганда аларныкы чын мәгънәсендә сокланырлык. Бакча артларында гына мул сулы елга ага. Йортлары олы, иркен, җылы. Барлык уңайлыклары да бар, һәр балага бер бүлмә дияргә мөмкин. Аларның  үскән берсе күңеленә охшаган һәнәр үзләштереп тормышта үз юлларын сайлый.  Олы кызлары  Энҗегә 26 яшь, фельдшер һөнәренә ия, гаиләсе белән шәһәрдә яшиләр. Уллары Булатка 23 яшь, инженер-механик булып эшли, өйләнмәгән. Кызлары Лилиягә 22 яшь, РКБ да хезмәт куя. 
- Яшәүнең бөтен яме гаиләдә балалар тавышы күп булуында,- дип каршы алды безне Алсу Мөхәммәтҗанова.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса