Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Алмаз Сафин:«Тәкәбберлек Исламга хас түгел»

Безнең җәмгыятьтә яшәп тә, чит-ят сыйфатлардан азат булу һич мөмкин түгел. Тәкәбберлек – адәм баласын хурлыкка калдыручы иң яман гадәтләрнең берсе. Ислам динендәге кешеләргә тиң булмаган тәкәбберлек күренешен, асылын ачыклау өчен Казан шәһәренең “Өметләр” мәчете имам-хатыйбы, Казан ислам институты мөгаллиме, якташыбыз Алмаз хәзрәт Сафин белән әңгәмә кордык.

– Алмаз хәзрәт! Иң әүвәл, адәм балаларының дини һәм дөньяви тәкәбберлекләре төшенчәләренә киңрәк аңлатма бирсәгез иде.

– Дини күзлектән караганда, тәкәбберлек – ул хакны кабул итмәү һәм кешеләргә түбәнсенеп карау, ягъни үзеңне алардан өстен күрү. Коръәндә һәм хәдисләрдә аңлатылганча, бу бик тискәре сыйфат булып тора. Тәкәббер кешене Аллаһ Тәгалә дә һәм башка кешеләр дә яратмый. Ни өчен тәкәбберлек Ислам динендә тыелган хәрам гамәлләрнең берсе булып тора? Чөнки бу сыйфат кешенең үзенә һәм башка кешеләргә зыян китерә. Тәкәбберлек адәм баласын кеше хакын бозу, башкаларны рәнҗетү, кеше үтерү кебек гөнаһларга да этәрергә мөмкин. Кайбер кешеләр тәкәббер булганга күрә, башкалардан төрле юллар белән үч алырга, начарлык эшләргә һәм аяк чалырга яраталар.

Дөньяви күзлектән караганда, тәкәбберлек ул кешеләрне санламау, алар алдында масаю, аларны кимсетү, үзеңне алардан дәрәҗәлерәк дип уйлау, очрашкан вакытта алар белән исәнләшмәү. Бу сыйфат күңел авыруларыннан булган начар бер холык. Менә шушы тәкәбберлек дигән начар кешенең күңелендә төрле сәбәпләр аркасында барлыкка килергә мөмкин. Һәр кешенең бер зәгыйфь ягы була, менә шул яктан кешенең күңеленә тәкәбберлек сыйфаты үтеп керә. Кайбер кеше баегач тәкәббер кешегә әйләнә. Кайбер кешенең тәкәббер булуына гыйлемле, матур кыяфәтле, физик яктан көчле булуы, дәрәҗәле эштә эшләве сәбәпче була. Кайбер кешеләр халык арасында дан казангач, җитәкче булгач тәкәбберләнәләр, кешеләрне санга сукмый башлыйлар.

Шулай ук кайбер кешеләр дин юлына баскач, үзен башкалардан өстен һәм изгерәк дип саный башлый. Ул үзенең элекке вакытта гөнаһлар кылып яшәгәнен оныта, ә башка кешеләрне гөнаһлар кылганнары өчен мыскыл итә, хурлый. Андый кеше үзен җәннәткә кергән, ә башкаларны гөнаһка баткан, җәһәннәмгә кергән дигән фикер белән яши. Бу да тәкәбберлек галәмәте.

Намаз укучы һәм ураза тотучы кешенең дә шундый сыйфатка ия булуы Ислам диненең хакыйкатен һәм үзеңнең кем булуыңны аңлату белән бәйле. Мәсәлән, шайтаннарның башлыгы иблис тә тәкәбберлеге аркасында кәфер булды. Ул үзенең гыйлеме һәм уттан булуына масаеп, Аллаһның әмеренә буйсынмады. Аллаһ Тәгалә аңа Адәмгә хөрмәт күрсәтеп сәҗдә кылырга кушкач, ул әйтте: “Мин Адәмнән хәерлерәк, чөнки Син мине уттан, ә аны балчыктан бар кылдың”  (Әгъраф-12).

Суфян ибен Гуйәйнә исемле галим әйтә: “Әгәр дә бер кешенең гөнаһысы шәһвәт теләге белән бәйле булса, син аның тәүбә итүенә өметлән. Чөнки Адәм, гәйләһис-сәләм, шәһәвәт теләге белән җәннәттәге тыелган җимешне ашады һәм Аллаһ аның гөнаһысын гафу итте. Әгәр дә бер кешенең гөнаһысы тәкәбберлек белән бәйле булса, аңа Аллаһның ләгънәте төшүдән курык. Чөнки иблис Аллаһның әмеренә тәкәббер булганы өчен каршы килде һәм ләгънәт кылынды”.

–Тәкәбберлекнең җитәкчеләргә хас сыйфат икәнлегенә дә гаҗәпләнмибез хәзер.

– Тәкәбберлек, масаеп йөрү шулай ук кайбер җитәкчеләргә дә хас сыйфат булып тора. Җитәкче кеше матди яктан бай булгач, кешеләр белән идарә иткәч, үзен башкалардан өстен дип уйлый башлый. Менә шуның нәтиҗәсендә ул тәкәбберләнә. Ул кеше түрә булуның Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән бер сынау булуын оныта. Кайбер кешеләрне Аллаһ Тәгалә башкалар алдында чын йөзен ачу өчен байлык, дәрәҗә һәм җитәкчелек белән сыный.

– “Тәкәббер фәкыйрь” дигән гыйбарәне дә ишетергә туры килә...

– Тәкәббер фәкыйрь кеше Аллаһ Тәгалә каршында тәкәббер байга караганда да түбәнрәк дәрәҗәдә. Мөхәммәд пәйгамбәр андый кеше турында шулай дип әйткән: “Кыямәт көнендә Аллаһ Тәгалә өч кеше белән сөйләшми, аларның гөнаһларын гафу итми һәм аларга таба карамый да. Аларга авырттыручы бик ачы газап була. Алар зина кылучы карт бабай, халкын алдалаучы ялганчы патша һәм тәкәббер фәкыйрь” (Мөслим хәдисләр җыентыгы). 

Гадәттә, кешене байлык тәкәббер итә, ә фәкыйрь кешене тәкәббер итүче мондый сәбәп юк. Шуңа күрә ул бай тәкәббер кешегә караганда да бозыгырак булып чыга, чөнки ул сәбәп булмыйча тәкәбберлек күрсәтә.

– Тәкәббер булмау яки күңелдән бу сыйфатны алып ташлау өчен нәрсә эшләргә кирәк?

 

әвамын “Авыл офыклары” газетасы битләреннән укыгыз)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X