Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

Александра Генералова : " Леонид авылда беренче гармунчы иде"

Быел 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Агротехника техникумында үз вакытында хезмәт куйган Леонид Александрович Генераловның тормышы күпләргә үрнәк. Бөтен хезмәт юлы техника белән бәйле булганга күрә бирегә эшкә килгәндә ул зур тәҗрибә туплаган белгеч була.

Балык Бистәсе унъеллык мәктәбен тәмамлаганнан соң ул авыл хуҗалыгы институтында инженер-механик белгечлегенә укый. 7 ел мәктәптә укучыларны  автомобильче эше буенча укыта, аннан «Сельхозтехника» берләшмәсендә  торфотряд башлыгы, яңа техника буенча инженер, тракторлар ремонтлау мастерское мөдире, “ПМК-1” Казан оешмасының райондагы бүлегендә мастер була. Лаеклы ялга чыкканчы 12 ел авыл хуҗалыгы һөнәри-техник училищесы студентларын укыта. Аның гомуми хезмәт стажы 47 елга җыела.

Леонид Александрович чирәм җирләрдә дә булып кайткан. Мари Республикасында производствога өйрәтү мастеры булып эшләгән вакытта аны һәм җиде курсантны Казахстанга җибәрәләр. Алар анда урып-җыюда 2 ай эшләгәп кайталар.

- Дәресләрдә ул темаларны үзенең бай һөнәри тәҗрибәсенә таянып аңлатты, - диләр аның  укучылары.

Һөнәри белем бирү педагогы Леонид Александрович зур тормыш юлы узган. Күптән түгел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ноябрь аенда тормыш иптәше Александра Михайловна белән бергә гаилә коруларына 56 ел була. Алар икесе дә тумышы белән безнең районның Дикое Поле авылыннан.

- Леонид авылда беренче гармунчы иде, - ди хатыны. Гаиләдә бердәнбер бала булып үскән. Ә мин күп балалы гаиләдән. Тормышыбыз авыр иде. Әти сугышта һәлак булган, әни берүзе алты бала тәрбияләп үстерде. Әбиебез җиде улын  сугышка озатты, шуларның алтысы, шул исәптән безнең әтиебез дә һәлак булдылар, - ди Александра Михайловна, ул елларны искә төшереп.

Бүген яши торган торакны Леонид Александровичка мәктәптә эшләгән вакытта   биргән булганнар. Анда туйлап, өч бала – ике кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Барысын да укытып һәм югары белем алырга булышканнар. Олы кызлары Елена һәм улы Андрей, әтиләре кебек үк, тормышларын мәгариф өлкәсе белән бәйлиләр. Елена 28 ел балалар бакчасында эшли һәм лаеклы ялга чыга. Ирина Яр Чаллыда яши, «КамАЗ» җәмгыятендә әйдәп баручы белгеч, улы Андрей – 20 елдан артык 1нче гимназиядә физкультура укытучысы булып эшли.

- Бабабызның хәтере бик яхшы, ул барлык даталарны, исемнәрне, вакыйгаларны хәтерли, хатирәләре белән уртаклаша. Балалар һәм оныкларның бергә җыелуын ярата.

Әби белән бабай бик дустанә, кунакчыл һәм ачык йөзле кешеләр, оныклары өчен барысын да эшләргә әзерләр. Үзебезне генә түгел дусларыбызны да җылы кабул итәләр, - диде Мәскәүдән кайткан оныгы Александра.

Генераловлар балалары һәм оныкларыннан канәгать. Имин тормыш насыйп иткәнгә Ходайга рәхмәтле алар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса