Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл һәм кеше

«Агрохимсервис» җәмгыяте хезмәткәрләре бар яктан да үрнәк булып торалар

«Агрохимсервис» җәмгыяте хезмәткәрләре ел дәвамында районыбыз игенчеләре һәм терлекчеләренә бар яктан да үрнәк булып торалар.

 Боларның барысы да биредә хезмәт куючыларның үз вазыйфаларын җиренә җиткереп һәм күңел биреп башкаруларына бәйле. Без боларны күз ачкысыз буранлы көннәрнең берсендә әлеге ярдәмче хуҗалыкка барып чыккач үз күзебез белән күрдек. Мондый көнне юлга чыкмавың хәерле дисәләр дә, күрше авылдан инде иртә таңнан ук килеп эшкә керешкән иделәр. Һәр көнне бирегә Тулуш авылыннан йөреп эшлиләр алар. Бу яктан һәммәсе дә җитәкчеләренә  охшаган. Чөнки, оешманың генераль директорлары  Айрат Тәлгать улы Сафин да тынгысыз күңеллеләрдән. Бәлки шуңадыр да ул җитәкләгән оешма район биләмәсендә иң югары уңыш алучылар рәтендә.
Терлекчелектә дә эшләре көйле бара аларның. Болары инде әлеге ярдәмче хуҗалыкны 20 ел дәвамында әйдәүче директоры Ринат Шәйхетдиновның  тырыш хезмәтенә  бәйле. Ул ел дәвамында һәр көнне иртә таңнан бирегә Рус Әшнәге авылыннан килеп йөри. Генераль директорлары Айрат Сафин сүзләре белән әйткәндә, Ринат Шәйхетдинов җитәкләгән бу коллективны бүген районыбызда гына түгел, бөтен республикага үрнәк итеп куярга мөмкин. Алар айдан-айга терлекләрдән югары үсеш алуга ирешеп инде күптән республикабыз ярдәмче хуҗалыклары арасында алдынгылыкны бирмиләр икән. Кыскасы, бу коллективта бүген  үз эшләренең  чын осталары хезмәт куя.
Ринат Шәйхетдиновның  үз вакытында район хуҗалыкара төзелеш оешмасының (МСО) Рус Әшнәге ярдәмче хуҗалыгын җитәкләгән елларын, мөгаен, күпләр яхшы хәтерлиләрдер. Ул бик тыйнак, бер вакытта да ирешелгәннәре хакында сөйләргә яратмый. Үз вакытында аны югары түләүле,  яшәү урынына якын булган шактый дәрәҗәле урыннарга да чакырып караганнар. Әмма уңайлы эш урыны  сайлап йөрергә күнекмәгән шул ул. Үз хезмәтенең нечкәлекләрен яхшы белүе   өчен коллективта да хөрмәт итәләр үзен.
- Ул  үз тирәсенә эшчән, тырыш, вакыт белән исәпләшә белми торган булдыклы егетләрне туплый белүе белән инде күптән танылырга өлгерде. Республикабызда эшләүче дистәләгән район “Сельхозхимия” берләшмәләре ярдәмче хуҗалыклары арасында безнекеләр елның-елында беренчелекне бирмиләр икән болары аның хезмәте нәтиҗәләре, - ди генераль директор Айрат Сафин.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса