Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Рүзәл Габитовның фермерлык хуҗалыгы оештырып җибәрүенә дистә ел

Районыбызда нәтиҗәле тырыш хезмәте белән бүген күпләрне сокландырып, тыйнак кына эшләүче Рүзәл Габитовның фермерлык хуҗалыгы оештырып җибәрүенә шушы көннәрдә 10 ел тулды.

Бер карашка, бу кыска гына вакыт эчендә әлләни зур эшләр башкаруы авыр да шикелле. Әмма, аны бүген яшь фермер, яңа оешкан хуҗалык дип әйтергә дә тел әйләнми. Чөнки без инде 15-20 еллар дәвамында үзләрен “фермер” дип атап йөртеп тә әле әллә ни майтара алмаган, халыкчан итеп әйткәндә «өч тиенлек» тә эш күрсәтмәүчеләр дә бар бит.  Әнә шундыйлардан үзгә буларак ул аз сөйләп күп эшләүчеләр рәтеннән дип әйтсәк күпкә аңлаешлы булыр мөгаен.
 Әллә инде бик кечкенәдән гаиләдә яхшы хезмәт тәрбиясе алып үскәнгәме Рүзәлнең авыл хуҗалыгы тармагы бизнесын сайлавы беркадәр гаҗәп тә тоела. Чөнки ул районыбызның  Масловка авылында туып, күпкатлы шәһәр тибындагы йортларның берсендә үскән. Шулай да бик күп авылдашлары кебек алар да авыл читендә үзләренең ярдәмче хуҗалыкларын булдырып, анда кош-кортын, терлекләрне күп асраганнар. Менә шулай бала чактан ук яхшы хезмәт чыныгулары алуы анарда гаилә фермасы ачуга этәргеч ясагандыр да инде, мөгаен. Ә ул чакларда алар инде район үзәгенә күчеп үз йорт җирләрен торгызып яши башлыйлар. Аның бу кыю адымга баруы ул вакытта  районыбызда  күпләрне гаҗәпләндерде. Гаҗәпләнмәслек тә түгел бит, бәләкәй генә участокта 40 баш сыерга исәпләнгән ферма төзүне һәркем булдырып чыга да алмый әле.
Ә ул  районыбызда беренчеләрдән булып дәүләт ярдәме белән ачылган шәхси ферма иде ялгышмасам. Мондый адымга барырга бик күпләр беркадәр шикләнеп, икеләнеп, алдатмабыз микән дип бик тирәнтен уйланып йөргәндә егет тәвәкәлләп үз бизнесын башлап та җибәрә.

(Тулысынча газетадан укый аласыз)

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса