Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Рамазан Кәбиров: «Безгә аның белән эш буенча нинди генә кыен хәлдә калырга туры килсә дә, бер вакытта да ватылып юлда калганыбыз булмады»

Ир баланың күңеле кечкенәдән техникага тартылуын күпләр, ул шулай булырга тиеш инде, дип кабул итәләр.

 Әмма кайберәүләрне күпме генә үгетләсәң дә яратмаган хезмәтенә якын да бармый. Югары Тегермәнлек авылында гади колхозчы гаиләсендә үскән Вазыйх Низамовка тырышлык, хезмәт сөючәнлек кебек күркәм сыйфатлар әтисе Гариф абзый белән әнисе Рәхилә ападан күчкәндер мөгаен. Чөнки балалык елларында үзләренең ишле гаиләсендә өлкәннәр янәшәсендә шәхси хуҗалыкларында булышуны ул үзенең төп бурычы итеп саный. Яңа гына мәктәпне тәмамлаган малайны авылның ул чорларында иң абруйлы һәм мактаулы механизаторлары Рәшит Сибгатуллин белән Фәнил Гаязов янәшәсенә эшкә билгеләүләрен дә малай үзенә күрә бәхет эше диеп кабул итә. Чыннан да, тормышта ни теләсә шуңа ирешүен генә күр син. Хәрби хезмәткә чакыргач, ул чорларда авыл малайлары арасында аеруча популяр булган чик буе гаскәрләренә алалар үзен. Горурланырлык та бит, хезмәт итүе бал да май булмаса да, киләчәге, алдагы тормышы өчен бер дигән чын ирләр мәктәбе була ул егеткә. Тәртип, әдәп, сабырлык, тыйнаклык кебек асыл сыйфатларга ия булу үзе ни тора.Әле дә ул аның төп тормыш юлдашы. Аннары яңа гына хәрби хезмәттән кайткан егетне колхозда эшләүчеләр арасыннан җитәкчеләренең сайлап алып Биектау районының Усады бистәсенә автомобильчеләр хәзерләү курсына укырга җибәрүләренең  дә файдасы зур була аның өчен. Дөресрәге, егет бу хезмәтне бүген үзенең төп һөнәре итеп саный. 
Үзвакытында, озак еллар дәвамында  авыл Советы рәисе, аннан соң мәктәп директоры кебек җаваплы вазыйфаларны уңышлы башкарган хезмәт ветераны  Рамазан Кәбиров та егетнең пөхтәлеген югары бәяләде. 
- Безгә аның белән эш буенча нинди генә кыен хәлдә калырга туры килсә дә, бер вакытта да ватылып юлда калганыбыз булмады. Шулай ук  юл йөрү кагыйдәләрен бозуда гаепләп, үзен җавапка тарту очракларын да хәтерләмим. Шуңа, мәктәптә эшләгән елларымда яңа автобус алгач,  төп таләпләр буенча йөртүче кандидатурасын беренче чиратта районның ЮХИДИ  инспекторлары белән килешергә кирәк иде. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса