Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Рафаэль Сәлахетдинов: «Уракта һәр минуты, һәр бөртеге кадерле»

Районыбызның булдыклы фермерларының берсе Рүзәл Габитов белән очрашкач, аннан кайсы комбайнчыгыз белән әңгәмә корырга мөмкин,-дигән соравыбызга, барысы да үз эшләренең чын осталары дип игенчеләр эшләгән кырның кайда урнашуын аңлатты.

Фермер күрсәткән юнәлештә Гремячка юлы буендагы  басуның аскы өлешендәге агачлык янәшәсендә төшке аш вакытларына туры киләсез, дигәч ашыкмыйча гына килгән идек. Кая ул, бүгенгедәй матур аяз көнне иркенләп тамак ялгыйлармы соң игенчеләр. Быелгы урак батыры Рафаэль Сәлахетдинов та инде бер әйләнеш ясап, суктырган бункерын бушатырга керешкән иде. Форсаттан файдаланып сөйләшергә дә мөмкинлек туды. «Әлеге 102 гектарлы кырда борчакның уңышы быелгысы ел өчен начар түгел,чебешне көзен саныйлар,»- диде ул, һәм үз эшен дәвам иттерергә ашыкты. Аны да аңларга була, нияте явым-төшемнәргә кадәр тизрәк биредә тәмамлап көзге бодайга керешергә иде аның уе. 
Кече Әшнәк авылы егете  дистә еллар дәвамында әлеге фермерлык хуҗалыгында кыр эшләрендә катнаша. Яз башында бу басуны  да алар  әтисе Әнвәр белән бергә эшкәртеп чәчкәннәр. Шулай булгач һәр участок аларга бик яхшы таныш. Ни дисәң дә, тәҗрибәсе аз түгел егетнең, 4 нче сыйныфта укыган елларыннан ук әтисе янәшәсендә ярдәмче  булып йөргән. Ә инде 12 яшендә ул әтисенең  «ДТ» тракторы белән мөстәкыйль рәвештә җир сукалап Әнвәр аганы ял иттергән. Мәктәпне  тәмамлагач район үзәгендәге техник училещеда өч ел укып, ир-егетләр өчен  тормышта иң кирәкле яхшы һөнәр серләренә өйрәнгән. Шуның нәтиҗәсендә егет, 23 ел инде район газ службасында хезмәт куя. Чираттагы ялларында фермерга булыша. Уңган-булган егет әнә шулай көтеп алган ялын, кайберәүләр кебек, кая барып бәрелергә белмичә, юкны бушка авыштырып аптырап йөрми. Яшьлегендә үзләштергән һөнәреннән киң файдалана, җир эшкәртә, иген игә, әле райондашларыбызга да бер дигән итеп хезмәт күрсәтә. Үзенең төп эш урынында да   алыштыргысыз көйләүче оста. Елдан-ел катлауланып торган газ җиһазларын төзәтеп, тәртипкә китереп торган өчен коллективында да аны хөрмәт итәләр.Җитәкчеләре Илнар Хәбибуллин да безгә аның үз хезмәтен күңел җылысын биреп башкаруын, ел дәвамында иң җаваплы -авария төзекләндерү участогында бай тәҗрибәле көйләүче булуын әйтте. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләреннән укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса