Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Масловка» җәмгыятендә эшләүче алтын куллы көйләүче Мансур Әскәров үз эшенең остазы

«Масловка» җәмгыяте кырларында һәм ындыр табагында кызу эш өсте булса да бар җирдә тәртип хөкем сөрә

Шунысы игътибарга лаек, Масловка авылы ындыр табагына кайчан гына килсәң дә биредәге чисталыкка хәйран калырлык.
Әле менә бу юлы да хаҗалыкның баш агрономы Рәҗәп Бикчәнтәев, яңа гына көзге бодайны суктыруны тәмамладык, якын көннәрдә сабан бодаена керешәчәкбез, дигәч, инде ындыр табагында буш урын калмагандыр, дип уйлаган идек. Ни дисәң дә, көзге бодай нык уңган бит быел, 300 гектардан артык мәйданда үстерелгән игеннәрнең һәр гектарыннан уртача 50 центнер уңыш чыгуы бу ел өчен алай бер дә начар күрсәткеч түгел. Шулай булгач, яңа уңыш ашлыгы күләмен дә күз алдына китерергә мөмкин. Шуңа,  кыска гына вакыт эчендә шул хәтле икмәкне ничек итеп урнаштырырга өлгергәннәр, дип үзем дә нык аптырашта калдым. 
Ындыр табагына килеп кергәч безне, барыннан да бигрәк шунысы нык гаҗәпләндерде. Бактың исә алар инде көзге культураларның һәр килограммына кадәр чистартып, киптереп келәтләргә урнаштырырга да өлгергәннәр икән. Бу эштә мотористлар Наил Канәфиев белән Рисхәт Кашаповның тырыш хезмәт өлешләре аеруча күләмле. Инде ярты гасыр элек сафка бастырылган агрегатны көйле эшләтүе бүген үзе олы могҗизага тиң.
Без килгәндә ындыр табагының аргы башында берничә хезмәткәр икмәк яткан урынны себереп-чистартып, аның урынына кырдан кайтарылачак сабан бодаен урнаштырып, аны чәчүлек орлык өчен әзерләргә планлаштыралар иде.  Мөдир безгә боларның барысы да агрегатларның ватылмыйча, көйле, өзлексез эшләвенең уңай йогынтысын мактап телгә алды. Ә сере якында гына икән. Ындыр табагында булган барлык төр машина, механизмнарның төзеклеге көйләүче-оста Мансур Әскәровның җаваплылыгында. Ул үзе районыбыз чигендә урнашкан Күки авылында туып үскән. Киләчәк тормышы өчен кирәкле һөнәрләргә ия булгач хәрби хезмәткә алганнар. Төньяк хәрби диңгез флотында моторист хезмәтен тәмамлап кайткан егет, үзвакытында бөтен республика күләм билгеле булган төзелешкә - Масловка авылына килеп төпләнгән. Биредә ул үз бәхетен тапкан.

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

автор Идрис Асетов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса