Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Марат” крестьян-фермерлык хуҗалыгы, яңа культуралар, заманча сортлар игү хакында уйлана

Бер карашка “Марат” крестьян-фермер хуҗалыгы башкалардан әллә ни аерылып та тормый кебек.  

90 нчы елларда, Котлы Бөкәш төбәгендә, дәүләт ярдәменә өмет итмичә үзенең хуҗалыгын ачып җибәргән белгеч Рафаэль Шәфыйков яңалыкка омтылышы белән башкалардан нык  аерылып тора. Аннары аның үтә дә тыйнаклыгы, эшкәртәсе җир мәйданын елның-елында үстерүе дә күбрәк үзенә җәлеп итә. Бер карашка “Марат” крестьян-фермер хуҗалыгы башкалардан әллә ни аерылып та тормый кебек.  Ул да беренче көннәрдән үк үз өлешенә тигән пай җирен эшкәртеп, терлек үрчетеп үз эшчәнлеген алып бара. Бары тик аның эшләре елдан-ел алга баруыннан чыгып хуҗалыгын улы исеме белән атавының серенә дә төшенеп җиттем кебек. Соңгы елларда фермер үз тирәсенә уллары Марат белән Марсельне дә алып гаилә бизнесларын киңәйтүгә йөз тота.  Алар  кыр эшләрен елның-елында  читтән эшче көчләр җыймыйча бергәләшеп күмәк көч белән  оешкан төстә башкарырга гадәтләнгәннәр. Шулай ук җир кишәрлекләрен дә авылдашларының пай җирләре хисабына арттыра башладылар. Улы Марат инде күптәннән үзенең ышанычлы ярдәмчесенә әйләнгән. Икенче улы Марсель Казан шәһәрендә эшләсә дә әтисенең даими булышчысына әверелгән. Хәер, гаилә бизнесы булгач ул шулай булырга тиеш тә инде. Һәр очрашуыбызда биредә күркәм яңалыкка юлыгам. Аның һәр сүзен нык уйлап җиткерүе һәм киләчәк хакында фикерләве дә нык җәлеп итте үземне. Әнә бу елда да алар олы уңышка өметләнеп, көзге культураларны һәм күпьеллык үлән җирен тукландыруга ирешкәннәр. Аннары әле аның районыбыз фермерлары арасында беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгында инде тәмам онытылып бара торган җитен, карабодай культураларын игүен дә телгә алмый  мөмкин түгел. Әби-бабаларыбыз бер дә тикмәгә генә аларны үстереп көн күрмәгәннәрдер, ди ул. 
Бер сүз белән әйткәндә, “Марат” крестьян-фермерлык хуҗалыгы бер урында таптанырга яратмый. Даими эзләнә, онытылып бара торган технологияне җанландыра, яңадан-яңа культуралар, заманча сортлар игү хакында уйлана.   

Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса