Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Махсус комиссия районыбыз авыл хуҗалыгы оешмаларының “ яшел урак” ка әзерлекләре буенча конкурс-кабул итү уздырды

Менә тиздән “яшел урак”ка төшәр вакыт та җитә.  Районыбызда азык культуралары 18600 гектар мәйданны били.  Шуның 12400 гектары күпьеллык үләннәр.   Уңай һава шартлары аларның күкрәп үсүенә мөмкинлек бирде. Күпьеллык үләннәрнең беренче чабымыннан печән әзерләү, сенаж салу бурычы тора.

Үләнне бутонлашу фазасында чабып алу зур әһәмияткә ия. Чөнки бу чорда үлән туклыклы матдәләргә аеруча бай.Терлекләргә мул азык әзерлим дисәң, аның һәр көнен, сәгатен җитештерүчән файдаланырга кирәк. Ә моның өчен беренче чиратта азык әзерләү техникасын сынатмаслык итеп әзерләү таләп ителә. Безнең район хуҗалыклары бу җаваплы кампаниягә нинди әзерлектә киләләр соң?
Бу атна башында  “Татагролизинг” акционерлык җәмгыяте баш инженеры Радик Гыймадиев җитәкчелегендәге махсус комиссия районыбыз авыл хуҗалыгы предприятиеләренең, крестьян-фермер хуҗалыкларының “ яшел урак” ка әзерлекләре буенча конкурс-кабул итү уздырды. Комиссия составында шулай ук район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Марат Мингалиев,  идарәнең механизация буенча консультанты Зөфәр Әхтәмов, Дәүләт техник күзәтчелегенең Балык Бистәсе районы буенча баш инспекторы Линар Гыймаев та кертелгән иде.
Алар беренче чиратта, азык хәзерләү техникасының, төзеклеген, азык саклагычларның әзерлеген тикшерделәр. Сүз уңаеннан, быелгы “яшел урак”та 18 азык җыю комбайны, 65 пресслап җыйгыч, 14 үзйөрешле чапкыч, 42 тагылма чапкыч һәм башка техника катнашачак. Алар, нигездә, әзерлек сызыгына куелган инде. Күпчелек хуҗалыклар сенаж базларын да чистартып, агартып куйганнар. Азык әзерләү техникасының механизатор кадрлар белән тәэмин ителешен,хезмәт шартлары, кызыксындыру чаралары, хезмәт куркынычсызлыгы мәсьәләләрен дә күз уңыннан ычкындырмады комиссия.
 Гомумән алганда, комиссия тарафыннан район хуҗалыкларының бу җаваплы кампаниягә әзерлеге уңай бәяләнде. Ә иң югары бәяне  “Кулон-Агро” хуҗалыгы алды. Икенче урынга “Кама-Агро” лаек булды. Габдриев крестьян-фермер хуҗалыгы өченче урынга чыкты.  “ВЗП Балык Бистәсе”, “Азык–төлек корпорациясе», “Масловский” хуҗалыклары да  бүген дисәң, бүген эшкә керешергә әзер.
 “Яшел урак”ка санаулы көннәр калып бара. Кайбер хуҗалыкларга комиссия күрсәткән кимчелекләрне кыска срокларда бетерергә, техника ремонтлауны төгәлләргә кирәк.

Илгиз Җамалиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса