Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Логос” хуҗалыгы игенчеләре арпа чәчү белән мәшгуль

Язның бер айга якын иртә килүенә күп хуҗалыклар һәм фермерларыбыз беркадәр шикләнеп калдылар.

Инде күптәннән җирләр кибеп җитүгә дә карамастан моңарчы игенчеләребезнең чәчүгә чыгарга ашыкмаулары шуны дәлилли иде. Бары тик тәҗрибәле игенче Евгений Лылов белән Олы Елга авылындагы “Кама-Агро” хуҗалыгы гына язгы чәчүне җиңел кулдан уңышлы төстә башлап җибәргәч, районыбызда башкалар да беркадәр җанлана башладылар.
Елның-елында районыбызда мул уңыш җыеп алып макталучы “Логос” хуҗалыгы игенчеләре бүгенгесе көнне киң планда арпа чәчү белән мәшгуль. Хуҗалыкның баш агрономы Айзат Зариповның әйтүенә караганда, быел алар аның мәйданын  арттырырга исәп итәләр. Без Яншык авылы янәшәсендәге 212 гектарлы басуга килгәндә, биредә эшнең иң киеренке, кызу вакыты иде. Шуңа күрә үзебез дә чәчүлек орлык бетеп аны агрегатка тутырган моментта тракторчы белән иркенләп әңгәмә корырбыз, дип уйлап, күзәтеп торуыбызны дәвам иттердек. Чыннан да ничек инде гөрләтеп эшләп йөргән агрегатны туктатып игенченең кыйммәтле вакытын сарыф итәсең. Бу хакта басу читендә агрегатны чүчүлек орлык белән тәэмин итеп торучы тракторчы Рамил Әхмәтҗанов белән уй-планнарыбыз хакында уртаклашкач, ул: «Болай булгач, сезгә озак көтәргә туры киләчәк», - диде. 

 

Дәвамын " Авыл офыклары" газета битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса