Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Кулон” җәмгыятенең терлекчелек комплексында күтәренке күңел, оптимистик рухта эшлиләр

 Хезмәт нәтиҗәләре куанычлы, эш күрсәткечләре югары. Шул темпны киметмәскә исәплиләр кулонлылар.

“Кулон” җәмгыятенең терлекчелек комплексында бүгенге көндә 2000 баш мөгезле эре терлек асрала. Шуның 870 е савым сыерлары.

–Сыер савучыларыбыз барысы да тәҗрибәле, хезмәтләрен җиренә җиткереп башкара торганнардан. Берсен алга куеп, икенчесен арткы планга калдырып булмый, – дип ярым шаяртып таныштырды савымчылар белән комплекс начальнигы Фәнис Садыйков.

Комплекста җәмгысе 36 савымчы хезмәт куя. Күпчелеге тирә-күрше авыллардан. Хәтта Мамадыш районыннан да килеп эшләүчеләр бар икән. Барысын да вахта ысулы белән автобус йөртә. Ерак булса да эшләргә эше, кулга тотарлык акчасы булгач  сыер савучылар эштән дә, җитәкчеләрдән дә канәгатьләр. Шуларның берсе Гөлҗиһан Гәрәева белән якыннан танышабыз.

–Моннан биш ел элек гаиләбез белән Мамадыш районы Кыерлы авылыннан күченеп килдек. Килүгә үк Альберт Шамилович Шомбыт авылыннан бөтен уңайлыклары булган квартира бирде. Ирем Рифкать белән комплекста эшлибез, икебез дә сыерлар савабыз. Бүгенге тормышыбыздан бик ризабыз. Җитәкчеләребезгә нинди генә йомыш белән ишек каксак та кире борып чыгармыйлар. Хезмәт хакы югары, аны алуда тоткарлыклар юк. Шуңа күрә күңел биреп эшлибез, –ди Гөлҗиһан, бүгенге көненә шөкер итеп.

Өскә махсус халат элеп, аның белән 6  нчы корпуска – сыерлар торагына үтәбез. Биредәге тәртип, чисталык иң беренче күзгә ташлана. Маллар алдыннан силос, сенаж өзелми. Торак җылы. Күшәп  яткан малларның кереп-чыгучыларда бөтенләй гамьнәре юк сыман.

–Группада 62 сыер. Һәр сыердан тәүлеклек савым бүгенгесе көндә 18-19 килограмм тәшкил итә. Хезмәттәшем Минзәлия Гарипова белән дустанә эшлибез. Энем Илгизәр Хисамиев, аның тормыш иптәше Гөлфия дә комплекста хезмәт куялар. Сеңлем Гөлфия дә Югары Кыерлы авылыннан килеп эшли. Гомумән, монда без династиябез белән, – дип елмая Гөлҗиһан.

Комплекста эшләүчеләрнең берсеннән дә аһ-зар ишетмәссең. Җитәкчелек белән аңлашып эшләгәнгә барысы да уңай, җай бара аларның. Афәрин, дип сокланырга, уңышлар теләргә генә кала.

Фәрвәз Каюмова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса