Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Кулон-Агро» җәмгыяте район күләмендә алдынгылардан санала

«Кулон-Агро» җәмгыяте район күләмендә алдынгылардан санала. Терлекчелек өлкәсендә дә сынатмый алар.

“Кулон-Агро” җәмгыятендә бозау карау иң осталарга ышанып тапшырылган. Илсөяр Сәлахиева, Лиза Макарова, Лилия Әхмәтшина, Нәсимә Җәләлиева, Гөлсирә Сафина, Люция Мансуровалар бердәм, тату булып икешәр сменага бүленеп эшлиләр. Комплекс начальнигы Фәнис Садыйков әйтүе буенча, һәрберсе коллективның ышанычын яулаган, үз эшләрен төгәл, шартына туры китереп башкаралар. Без килгәндә эш урынында беренче сменалылар иде.

- Савым сыерлардан сәламәт бозау алып үстерү бик җаваплы һәм мөһим эш. Әлеге хезмәтне бозау караучылар чын күңел биреп башкаралар. Алар хезмәтләренә сүз тидерми, бозаулары һәрвакыт караулы. Биредә төрле һөнәр ияләре эшли. Илсөяр Сәлахиева утыз елга якын, Гөлсирә Сафина егерме еллап кибеттә сатучы булып хезмәт иттеләр, - ди Фәнис Садыйков.

Өченче һәм тугызынчы корпусларда ике айга кадәрге бозаулар тәрбияләнә. Биредә бозауларны тудыру бүлегеннән кабул итеп алып, сөт һәм су эчәргә, печән ашарга өйрәтәләр. Бозаулар салкын бинада (“холодный метод”)  үстерелә. Асларына көн дә салам түшәп торалар. Ашату режимына килгәндә, иртән, төш һәм кичен сөт эчертәләр, моннан тыш су һәм витамин бирәләр, печән, солы ашаталар. Без килгән көнне беренче сменада Лилия Әхмәтшина һәм Илсөяр Сәлахиевалар иде.

 

-Хезмәттәшем Нәсимә Җамалиева белән туганнан алып ике айга кадәрге бозауларны карыйбыз. Бүген мин беренче, ул икенче сменада. Безнең карамакта йөз баш алар. Көненә уртача 800 грамм артым алабыз. Мин бирегә Бикчурай авылыннан килеп эшлим. Терлекчелектә егерме еллап хезмәт куйдым. Биредә эшли башлавыма да өченче ел китте. Бик җаваплы хезмәтебез. Сабый бала караган кебек бозауларны барлыйбыз,- ди Лилия апа Әхмәтшина.

 Бу сменада өченче корпуста эшләүче Илсөяр Сәләхиева да әлеге хезмәт турында сөйләп үтте.  “Терлекләрне бик яратам. Биредә эшли башлавыма да өч ел булган. Ике айга кадәр бозауларны без тәрбиялибез, аннан соң үстерү бүлегенә тапшырабыз. Коллектив бик тату, бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эшлибез. Бозауларыбыз кимрәк ашый, чирли башласа бик борчылабыз. Сменаны тапшырганда бу турыда язып калдырабыз.  Алар безгә якын, һәрберсе кадерле. Хезмәттәшем Лиза Макарова белән игътибарыбызны кызганмыйча җан җылыбызны биреп эшләргә тырышабыз, - диде ул.

Ике айдан зуррак бозауларны караучы Гөлсирә Сафина да хезмәтен бик яратып башкара. Биредә Мамадыш районы  Урта Сөн авылыннан килеп эшли. Хезмәттәше Люция Мансурова белән ике йөз баш бозау карыйлар. Сигезенче корпуста алар икесе бергә беренче сменада, ә икенче сменада Күки авылыннан ирле-хатынлы Алсу  Мөхетдинова белән Айрат Якупов хезмәт куя.

-Хезмәтебез җиңел димәс идем. Шулай булса да, малларны яратканга күрә эшләве күңелле. Ашату мәсьәләсенә килгәндә, витамин, тоз, акбур бирәбез, печән, селос, сенаж ашатабыз, - диде Гөлсирә Сафина.

Әлеге хезмәтнең авырлыгын бары тик үз җилкәсендә татыган кеше генә беләдер. Ә биредә эшләүчеләрнең зарланып утырырга вакытлары юк. Үз эшләрен яратып башкаралар, бер-берсе белән хәбәрләшеп, ярдәмләшеп эшлиләр. Бозау бүлмәләре чиста, идәннәре дә  җыештырылган.  Бу исә уңган, булдыклы терлекчеләр булуын дәлилли.

Гөлназ Зарипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса