Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

“Кама-Агро” хуҗалыгының техника утарында эшләр гөрләп бара

Авыл хуҗалыгы производствосында ел әйләнәсе хезмәт шавы дәвам итә.

 Районыбызның “Кама-Агро” хуҗалыгының техника утарында да эшләр гөрләп бара. Баш агроном Газиз Ханов биредә барлык төзекләндерү эшләренең планлы төстә башкарылуын билгеләп үтте. Ул иң элек комбайнчылар ярдәме белән барлык “кыр кораб”ларының чистартылып, тәгәрмәчләрен агартып аскуймаларга урнаштырылуын әйтте. Биредә барлыгы 9 комбайн бар икән. Аның өчесе терлек азыгын хәстәрләүдә катнашучылар. Комбайннар быел бер дә ватылмыйча эшләгән.

Бөртекле сабан культураларын суктырып-җыеп алгач, хуҗалыкта бердәм көч белән иң соңгы культуралардан исәпләнгән 600 гектар мәйданны биләгән көнбагышны һәм 400 гектарда игелгән кукурузны бөртеккә җыеп алганнар. Елына күрә уңышы да ярыйсы, куанычлы булган. Көнбагышның һәр гектарыннан уртача 18 центнер чыкса, кукуруздан 50 шәр центнер уңыш алуга ирешкәннәр. Баш агроном тагын бер куанычы белән уртаклашты, быел хуҗалык ике яңа “Полесье” комбайны кайтарган, алар Балыклы Чүкәй, Корноухово кебек ерак авыллар янәшәсендәге кырларда уңышлы сынау үткәннәр, һәркайсы тоткарлыксыз нәтиҗәле эшләгән.

Бүгенгесе көнне тимерчелектән чүкеч чыңлаган тавышлар да тынып тормый. Бу эшне инде күп еллардан бирле биредә Ислам Габдуллин зур тырышлык куеп башкара. Кыска гына вакыт эчендә ул инде 55 тырманы төзәтеп тә куйган. Аның алдына барлыгы 250 тырманы сафка бастыру бурычы куйган булганнар. Үз хезмәтен ул һәрвакыт зур төгәллек белән сыйфатлы итеп башкарырга гадәтләнгән. Шуңа аның эшенә елның-елында комиссия югары бәя бирә.

Шулай ук монда инде күп еллардан бирле дәвам иткән күркәм гадәт буенча, чәкечләрне төзекләндерү эше дә уңышлы дәвам итә. Аларның инде дискаларын кырдыруны шулай ук төгәлләү алдында торалар. Биредә аны күп һөнәр иясе, оста куллы кырдыручы Мөслим Закиров бер үзе башкара. Берүк вакытта ул әле монда алыштыргысыз эретеп ябыштыручы да.

Авыл хуҗалыгы агрегатларын төзәтеп сафка бастыруда шулай ук оста куллы механизаторлар Рәкыйп Вәлиуллин белән Якуп Биктаһиров та зур активлык күрсәтәләр. Хәзерге вакытта 10 чәчкеч, 9 культиватор төзекләндереләчәк. Хуҗалыкта барлык эшләрне көннәрнең җылы, явымсыз торуыннан файдаланып, тиз арада тәмамлап чыгуны максат итеп куйганнар. Идрис Аметов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса