Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Ильмир Габдриев: «Язгы чәчү елның елындагыча бик җаваплы чор »

Яз үзенекен итә. Мәңге эреп бетмәс төсле тоелган кар таулары да күзгә күренеп кими, көннән-көн алар кечерәеп калалар.

Игенчеләр бу көннәрдә кыр эшләренә әзерлек белән мәшгуль.  Бик күпләр яхшырак сортлы чәчүлек орлык, ашлама алып калырга ашыгалар. Икенчеләр техникасын яңарту, кирәкле запас частьләр кайтару турында уйлана. 
Быел нинди культураларга өстенлек биреләчәк? Түбәндәге сораштыру  шул хакта.
Рафаэль Сафиуллин – баш агроном ВЗП.
-Без елның-елында файдасы күп булганлыктан (һәр гектардан 36 центнер чыкты) узган ел көзге культураларга күп урын биргән идек.  Көздән барысы 2491 гектарда чәчү үткәрдек. Аның күп өлешен бодай били. Әлбәттә инде язын да чәчү мәйданын киметмәскә исәбебез. 385 гектарда бодай, 324 гектарны арпа, 200 гектарны борчак биләячәк. Шулай ук техник культуралар күләме дә кимеми. Киресенчә, әле кайберләре артачак.  Мисалга, быел беренче мәртәбә карабодай чәчү күздә тотыла. Көнбагышның да мәйданы кимеми, без аны быел 1381 гектарда чәчәчәкбез.  Иң куанычлысы, чәчүлек орлык,  җитәрлек күләмдә ашлама запасы кайтарылды инде. Техника-агрегатларның да 70-80 проценты көздән төзекләндерелде. Егетләребезнең кәефләре күтәренке, алар тизрәк  карлар эреп бетеп кыр эшләре башлануын көтәләр.
Ильмир Габдриев – фермер, Дон-Урай авылы.

  - Быел язгы чәчү мәйданы алай күп түгел. Узган ел көзге культураларга күбрәк урын бирелде. Без көздән 550 гектар мәйданда бөртеклеләр чәчеп калдырдык.  
Язгы чәчү чорында быел безнең күпьеллык үлән һәм борчак культураларына күбрәк урын биреләчәк. Ни дисәң дә, печәнгә сорау елдан-ел артып тора.   Бер үк вакытта күп еллар дәвамында игелеп, үз көчен югалта башлаган күпьеллык үлән участокларын  яңартуны да быел үз алдыбызга  максат итеп куйдык. Язын 500 гектарда күпь- еллык үлән, калган 200 гектарга кузаклы культуралар игәргә исәп итәбез. Язгы чәчү елның елындагыча бик җаваплы чор инде ул.

 Дәвамын " Авыл офыклары" газетасы битләрендә укый аласыз.

Автор Идрис Аметов.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса