Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Илдус Шакиров: " Иген уңышының югары булуы минем хезмәт түгел, механизаторларыбызның зур тырышлыгы"

 Илдус Шакиров үз вакытында Котлы Бөкәш авылында беренчеләрдән булып фермерлык хуҗалыгы оештырып җибәргән иде.

Бала чактан ук авыл хуҗалыгы производствосы  белән танышып үскәнгәме, ул мәктәпне тәмамлагач югары уку йортына юл тота. Аннан соң районыбызга кайтып колхозда технолог, гараж мөдире, баш инженер кебек җаваплы вазыйфалар башкара. Шуңа авыл хуҗалыгының барлык тармаклары да аңа яхшы таныш. Үз хуҗалыгын оештырып җибәргәч иң элек ул үзенең техник базасын ныгытуга керешә. Аннары районыбызда беренчеләрдән булып икмәк пешерү производствосы өчен махсус рәвештә югары клейковиналы бодай үстерүгә алына. Шул ук вакытта терлекчелектә дә үз көчен сынап карый егет һәм ул тармакта да күпләрне сокландырырлык итеп эш күрсәтә. Яхшы сыйфатлы, югары майлылыктагы сөт җитештереп сата башлый.

Бүген исә аның фермерлык хуҗалыгы шактый киңәйгән. Күп хезмәтләрне үзе һәм янәшәсендәге туганнары белән бер-берсенә булышып башкарырга тырыша фермер. Изгелекле гамәлләр  дә кылып яши ул.  Аның әле Тәберде Чаллысы авылында хуҗасыз бушап калган өйләр урынында каралты-куралары белән йорт җиткезеп, читтән кайтучыларны торак белән тәэмин итүе дә хәтердә калган. Бер сүз белән әйткәндә һич кенә дә тик тора торганнардан түгел ул. Бүген дә әнә игеннәрдән мул уңыш алуы белән мактала. Кайберәүләр көзге арышның һәр гектарыннан уртача 8-12 шәр центнер уңыш белән чикләнсәләр, “Шакиров” хуҗалыгы 15 әр центнер җыеп алуга ирешкән.

Эшкә батыр булса да тыйнаклыгы белән үзгә ул. Әле менә бу очрашуыбызда да: “Иген уңышының югары булуы минем хезмәт түгел, механизаторларыбызның тырышлыгы,”–дип безне яшь комбайнчылар белән очраштырырга ашыкты. “Дон-1500Б” комбайнында без район авыл хуҗалыгы техникумының 3 нче курс студенты Николай Трофимовны очраттык. Ул күрше Иванай авылыннан килеп эшли. Ярдәмчесе Казан авыл хуҗалыгы институтының 2 нче курс студенты Әлфис Шәмсевәлиев. Көннәрнең матур торуыннан файдаланып инде горчица, арыш, арпаны югалтуларсыз җыеп алганнар. Чиратта солы, сабан бодае калган. Егетләр үз эшләрен белеп, яратып башкаралар. Фермер Илдус Шакиров та  аларның  хезмәтеннән канәгать булуын белдерде.

 

Идрис Аметов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса