Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Игенчеләр язгы кыр эшләре турында кайгырталар

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фермерларыбыз язгы кыр эшләре турында бүгеннән уйлана башлаганнар

 Авыл хуҗалыгы производствосында һәр эш бер-берсенә ялганып бара.
Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, фермерларыбыз язгы кыр эшләре турында бүгеннән уйлана башлаганнар. Алынган хәбәрләргә караганда, районыбыз кырларында бу елның язында барысы 55 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар игеләчәк. Азык-төлек базарында сорау аеруча зур булган бодайны быел - 16, арпаны 15 мең гектардан артык мәйданда чәчәргә исәп итәләр. Ә менә ни сәбәпледер бәрәңге утыртырга теләк белдерүчеләр юк. Аның каравы  35 гектарда яшелчә үстерергә исәп итүчеләр табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса