Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балыкбистәлеләр республикабызда үткәрелә торган “Кыр көне”ндә лаеклы катнаштылар

Һәр ел саен республикабызда зурлап үткәрелә торган “Кыр көне”ндә районыбыз хуҗалыклары гади күзәтүчеләр буларак катнашсалар. быел кайбер уңышлары белән күпләрне сокландырдылар.

1-3 июль көннәрендә күрше Лаеш районында узган әлеге  чарага республикабыздан гына түгел чит илләрдән дә күп кунаклар җыелган иде. Алар җентекләп Рәсәй авыл хуҗалыгы предприятиеләренең стратегик үсеш темплары белән таныштылар. Быел биредә югары уңыш бирүгә сәләтле күп төрле культураларны үзвакытында ашлама кертеп һәм корткыч бөҗәкләргә каршы төрле препаратлар куллану тәэссирендә үсеш темпы белән дә бик җентекләп танышу мөмкинлекләре булдырылган. Галимнәребезнең ачышларын да күрергә була иде.  Шулай ук белгечләргә иген культураларын нинди төр техника белән эшкәрткәндә отышлы һәм уңай нәтиҗәләргә ирешү юлларын күрергә  була иде. Моңарчы чит ил фильмнарында гына чагылыш тапкан берсеннән-берсе куатле һәм күп төрле операцияләрне башкара ала торган заманча авыл хуҗалыгы машиналарын да күреп аның эшләү ритмы белән кызыксынып таныштылар биредә.   Башка еллардан үзгә буларак быелгы халыкара агросанәгать  күргәзмәсендә районыбызның “Кулон-Агро”  хуҗалыгы аеруча актив катнашты. Алар алып барган швиц токымлы 14 айлык таналар күпләрдә зур кызыксыну уятты. Әлеге терлекләр республикабыз күләмендә үзләрен югары майлылыктагы һәм  составында күп аксымлы сөт җитештерүләре белән  аерылып тора иделәр. Шулай ук бу чарада әлеге хуҗалыкның уңган-булган механизаторлары да актив катнашып үзләренең осталыклары белән макталуга ирештеләр. Макталу дигәннән анда үзвакытында әтисе Хәмәтхарис агадан үзенә мирас итеп алган механизаторлык һөнәрен күңелен биреп башкаручы, елның–елында кыр батыры буларак данланган районыбызның Биектау авылы егете Илшат Нәҗмиев тә көч сынашып карарга булган. Куәтле заманча трактор белән күпләрнең кулыннан килмәслек  шактый катлаулы операцияләрне зур осталык һәм төгәллек белән башкарып чыгып ул республика күләмендәге әлеге бәйгедә өченче урынны алу бәхетенә иреште. Катнашучыларның фикерләре дә әлеге халыкара чара турында бик югары иде. Иң куанычлысы анда күрсәтелгәннәрнең барысы да тиз арада чынга ашачагына ышаныч зур булуындадыр мөгаен.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса