Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Балык Бистәсенең шәхси ярдәмче хуҗалыклары саллы ярдәм алдылар

Соңгы елларда дәүләт шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга  төрле грантлар, субсидияләр рәвешендә саллы гына ярдәм итә.

  Бу җәһәттән, район башкарма комитеты карары белән «2019-2021 елларда Балык Бистәсе районында шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү” муниципаль программа кабул ителгән иде. Аның кысаларында 4 һәм аннан да күбрәк сыер асраучыларга савым аппаратлары алганда аның бәясенең 50 проценты күләмендә ярдәм күрсәтелә.

Районыбызның Олы Елга, Яңа Арыш, Балыклы Чүкәй, Олы Солтан, Күгәрчен, Зур Мәшләк, Анатыш, Казаклар Чаллысы, Шомырбаш авыл җирлекләрендә яшәүче 17 шәхси хуҗалык бу программадан файдаландылар да инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса